Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

1 нче ноябрьдән Казан Мэры кушуы буенча мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар бакчаларга бушлай йөриячәк

Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны учреждениеләрдә түләүсез туклану белән тәэмин итәчәкләр.

1 нче ноябрьдән мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар бакчаларга йөрү һәм анда туклану өчен түләүдән азат ителәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча шәһәр штабы утырышында яңа ярдәм чарасы турында хәбәр итте.

 

«Бүгенге көндә без 800 гә якын мобилизацияләнгән гаиләләрнең барысында да диярлек булып кайттык. Казан Башкарма комитеты мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чараларын үз өстенә ала, ярдәм беренче чиратта балалы гаиләләргә кагылачак», – диде Илсур Метшин.

Балалар бакчаларына бушлай йөрү һәм туклану өчен, мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларның ата-аналары гариза язарга һәм аны мәктәпкәчә яшьтәге учреждение җитәкчесенә тапшырырга тиеш. «Әлеге мәсьәләдә мөмкин кадәр игътибар күрсәтергә кирәк, без педагогик коллективның ярдәменә исәп тотабыз», – дип билгеләп үтте Казан Мэры һәм Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановка әлеге мәсьәләне контрольгә алырга кушты.

Искәртеп узабыз, мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча штаб төзү карары 29 нчы сентябрьдә игълан ителде. Ул туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән Казан гаиләләре белән хезмәттәшлек итә. Штаб эшенә шәһәрнең барлык хезмәтләре, структур бүлекчәләре, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тоташтырылган. Һәр гаилә белән элемтә урнаштырылган һәм адреслы ярдәм күрсәтелә.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев