1 нче февральдән беренче балага ана капиталы 630,4 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк
Көнүзәк мәсьәлә

1 нче февральдән беренче балага ана капиталы 630,4 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк

Икенче бала туган очракта 202,6 мең сум күләмендә түләү каралачак.

Россиядә ана капиталы 1 нче февральдән беренче балага 630,4 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренче балалары өчен түләү алган ата-аналар, икенче балалары туса, 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак. 

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы – «Демография» илкүләм проекты буенча Россия гаиләләренә дәүләт ярдәме чарасы.

 

KZN.RU


Нет комментариев