Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ульяновскида янган татар утарын сүтү, урынын чистарту буенча өмә узачак

Татар җәмәгатьчелеге сентябрь урталарына яңа йортны торгызып җиткерүгә өметләнә.

Узган атнада Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утары янган иде. 13 август көнне янган йортны сүтү, урынын чистарту буенча өмә оештырыла. 

«Шимбә көнне зур өмә оештырырга булдык. Теләге булган һәркем килә ала. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен перчаткалар да алып куйдык. Эшне иртән 8:00 сәгатьтә башлыйбыз, шул вакытка йөк машиналары, кран килә», – дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, йортны сүтү эшләре башланган инде. «Бүген калай түбәне төшердек. Ярдәм итүчеләр күп», – диде ул.

Утар Идел аръягы районының 1нче мәхәлләсе карамагында булган. Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары бердәмлек күрсәтеп, шул ук урында яңа бина төзергә карар кылган иде.

Яңа утар салу өчен бурага заказ биргәннәр инде. «Якынча ул көннән кайтарырга тиешләр. Бер кеше калай алам, диде. Ишек, тәрәзәләр буенча да сөйләшенеп куелган инде. Сентябрь урталарына яңа йортны җиткерербез, дигән өмет бар», – диде Рафаэль Нәҗметдинов.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев