Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркия илчесе каләм әһелләрен сәламләде

Узган елның  соңгы көннәрендә Төркия җөмһүриятенең Казандагы илчелегендә журналистлар белән очрашу үткәрелде.

Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт бәй Әрикан матбугат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. 

Казанда Төркия илчелеге Россиядә беренче булып 1996 елда ачылган иде. Хәзерге көнгә кадәр анда 11 консул эшләп китәргә өлгерде, Исмәт бәй – үз вазифаларына октябрь аенда керешкән 12 нче илче.  Ул 1960 елда Төркиянең Әдирнә шәһәрендә туа, Анкарада Гази университетын тәмамлаган. Төркия чит ил эшләре министрлыгында, Төркиянең Софиядәге (Болгария) илчелегендә,  Тайваньдагы сәүдә офисында эшләгән. Журналистларны Исмәт бәй татарча “Хәерле иртә” дип сәламләде. Ул Казанга килеп эшли башлаганнан соң 3 ай эчендә Президент Р.Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев белән очрашырга, аның илчелек биләмәсенә кергән Чуашия, Мари Иле, Самара өлкәсе, Мордовиядә булырга өлгергән. Очрашуда илче әфәнде үзенең Казан хакындагы тәэсирләре белән уртаклашты, төрек-татар инвестицияләре, уртак мәдәни проектларга тукталып үтте. Казанны бик ошатуын, монда музейлар, тарихи биналарның күплеген, үзен урамда музейда йөргән кебек хис итүен әйтте. Татар телен яхшылап өйрәнергә зур теләге барлыгын белдерде. “Без, төрекләр һәм татарлар – бер агачның ике тармагы, – диде ул, – телләребез дә охшаш, тарихларыбызны күп шәхесләр үзара бәйли”.

Татарстанда 2,2-2,3 миллиард төрек инвестициясе бар, ә менә Төркиядә Татарстан инвестицияләре бик аз күләмдә, дип саный Исмәт бәй. “Ни өчен әлегә кадәр КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолет заводы төрек базарында үз инвестицияләрен булдырмаган? Бу сорау мине бик гаҗәпләндерә”, – диде ул.

Очрашуда шулай ук “Төрек һава юллары” компаниясенең генераль директоры Фырад бәй Кириш катнашты. Сөйләшү төрек милли ашларыннан корылган табын белән тәмамланды. 

Эльмира СИРАҖИ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев