Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Татмедиа» Сочида «Бөтен Россия» заманча журналистика форумында Татарстанны тәкъдим итә

Сочида рәсми рәвештә «Бөтен Россия» традицион заманча журналистика форумы ачылды.

«Татмедиа» медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын тәкъдим итә. Алар - «Чаян» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, яңартылган «Идел» һәм «Идель» яшьләр журналлары, шулай ук «Татмедиа династиясе» проекты.

Кичә форумның тантаналы ачылышында Татарстан делегациясен Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков аны чәкчәк белән сыйлады, татар милли сувенирларын һәм «Чаян» журналын бүләк итте.

«Чаян» ничек тәрҗемә ителә?» — дип кызыксынды Соловьев. «Скорпион», — дип җавап бирде Садыйков һәм кайчандыр аның иң күп тиражлы журналларның берсе булуын әйтте.

 

 

Чарада шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та катнашты. Аның сүзләренчә, хәзер оешмага керергә теләүчеләр күп.

«Соңгы 10 гаризаны яшьләрдән кабул иттек», - диде Әминов.

Владимир Соловьев таныклыклар тапшыруга шәхсән үзе килергә вәгъдә итте.

«Бөтен Россия» заманча журналистика форумы Сочида уза, быел ул 27нче тапкыр үткәрелә. Форумда бөтен Россиядән, шул исәптән яңа кушылган территорияләрдән журналистлар катнаша.

«Татмедиа» медиахолдингы Россиядә иң зур оешмаларның берсе, аңа 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал һәм 14 радиоканал, шулай ук социаль челтәрләрдә 350 профиль керә. Компаниядә 1500 хезмәткәр эшли.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев