Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар

Республикада коллектив иммунитет дәрәҗәсе 80% тан артып китте.

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар. Тиешле карарны Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина имзалады.

 

Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда 2,4 млн нан артык кеше вакцинацияләнде, бу – халык санының 81,24% ы, дип белдергән иде.

Татарстанда 2021 елның 11 нче октябреннән мәҗбүри вакцинация кертелде. Аны 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, санатор-сәламәтләндерү, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре, төрле тармак предприятиеләре хезмәткәрләре узарга тиеш иде. Шул ук вакытта вакцинаның беренче компонентын алмаган кешеләр – 9 нчы ноябрьдән эштән, ә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация курсын алмаучылар 7 нче декабрьдән хезмәт вазыйфаларын үтәүдән читләштерелде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев