Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татар яшьләре көннәрендә иң актив делегация дип Ульяновск татарлары табылды

«Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәренең ябылу тантанасы узды. Иң актив делегация булып - Ульяновск өлкәсе танылды. Аларга махсус бүләк тапшырылды.

23 төбәктән килгән делегатлар 5 көн эчендә төрле чараларда катнашты, бию, татар теле, чигү һәм тарих буенча мастер-класслар үтте.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ябылу тантанасына җыелганнарны сәламлап, «Туган тел» җырын башкарды. «Татарны саклаучы туган телебез, моңыбыз, фәнебез, бөтенесе бергә кушылган вакытта дөнья халкы татар халкын онытмас!» - диде ул.

«Мин бу елны мондый чарада беренче тапкыр катнашам, чакырганыгыз өчен рәхмәт! Миңа бик ошады, төрле җирдә мастер-класслар биргән бар, ләкин мондагы кебек позитив, «Әйдәгез эшлик әле!» – дип торган егет-кызларны күргәнем булмады! Рәхмәт!» – диде актер, «Мизгел» яшьләр тетары җитәкчесе Илфак Хафизов.

Татар яшьләре көннәренең киләсе ел әйдаманы булып Диана Мөбәрәкова танылды. «Бу 5 көндә миңа терәк булып торган һәрбер кешегә рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук зур рәхмәтемне «Идел» яшьләр үзәгенә әйтәсем килә. Рәхмәтемне бу проектны алып баручыларга да белдерәм!» – диде ул.

 

Ильяс Хаҗиев

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев