Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөнир АБДУЛЛИН: ЯШИСЕЛӘР КИЛӘ ӘЛЕ

Милицияне полициягә алыштыру да, оптимальләштерү сылтавы белән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен кыскартып, алар урынына погонлы яшьрәк егетләр килүе дә илдә җинаятьчелекне киметүгә ярдәм итмәде. Намусын һәм вөҗданын югалткан жулик, карак, бандитлар һәм ришвәтчеләр, мошенниклар үзләренең кыңгыр эшләрен эшли бирә. Алай да хакимият һәм хокук саклау органнары йоклап ятмый. Бүген Русиянең...

Милицияне полициягә алыштыру да, оптимальләштерү сылтавы белән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен кыскартып, алар урынына погонлы яшьрәк егетләр килүе дә илдә җинаятьчелекне киметүгә ярдәм итмәде. Намусын һәм вөҗданын югалткан жулик, карак, бандитлар һәм ришвәтчеләр, мошенниклар үзләренең кыңгыр эшләрен эшли бирә. Алай да хакимият һәм хокук саклау органнары йоклап ятмый. Бүген Русиянең социаль-иҗтимагый тормышында бөтен көч ничек кенә булса да коррупцияне авызлыклауга юнәлдерелгән. Тик Русия кебек биниһая зур илдә бу хакта күп сөйләп, яки ата каракларның исемнәрен халыкка җиткереп кенә ришвәтчелектән котылу мөмкин эш түгел. Чөнки җәзасызлык тагын да аянычрак урлашуларга, коррупциягә китерә. "Оборонсервис"тагы һәм башка кайбер дәүләт учреждениеләрендәге караклыкта гаепләнгән түрәләр һаман иректә йөргәч, ришвәтчелеккә, караклыкка каршы көрәшәбез, дип сүз боткасы ясаудан ни файда бар соң?!

Русия законнары каракларны куркытмый. Шуңа да, таң атуга, илнең кайсы да булса бер төбәгендә яңа ришвәтчеләр, мошенниклар калкып тора. Совет заманында, тотылган очракта, андый каракларның бик тиз арт сабакларын укыта иделәр. Хәтерлисездер, Мәскәүнең Елисеев гастрономы директорын, урлашуда гаепләп, хәтта атып та үтерделәр. Мәскәү сәүдә оешмасы җитәкчесен 15 елга утырттылар. Русиянең балык хуҗалыгы җитәкчесен эшеннән алдылар, ә аның урынбасарын, дәүләт милкен әрәм-шәрәм иткәне өчен, атарга хөкем иттеләр. Күп кенә җитәкчеләр вазифаларыннан азат ителде, партиядән чыгарылды. Менә шуннан соң, исән калсаң, кабат урлап кара син.

Ә Русиядә бүген караклар, ришвәтчеләр, бандитлар иркен яши. Әнә Белгород шәһәрендә берничә тапкыр төрмәдә утырып чыккан бер имгәк көпә-көндез урамда алты кешене атып үтерде. Татарстанның Яңа Чишмә районында, кеше үтереп, төрмәгә ябылган берәү, аннан чыккач, ике баласы һәм хатынының гомерен өзде. Казанда бер башкисәр коточкыч җинаяте - әти-әнисен үтергән өчен кулга алынды.

Бу адәм актыклары, һичшиксез, җәзасын алыр, билгеле. Тик аларга үлем җәзасы янамый. Гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгән очракта да аларның иреккә чыгу ихтималы бар. Юкса, адәм баласын, гөнаһсыз сабыйларны яшәү бәхетеннән мәхрүм иткән бу башкисәрләрнең яшәргә хакы бармы? Русиядә, кеше үтереп, срогын тутырып иреккә чыккан имгәкләр арасында яңадан шул кәсебенә керешкән җүнсезләр азмыни? Ни өчен кеше үтерүче бандит иректә йөрергә тиеш әле? Законнарның йомшак булуы аркасында хәтта авыр җинаять кылучыларны да хөкем карары әлләни куркытмый бугай. Социологларның әйтүенчә, явыз ният белән үтергән кешеләргә бирелгән җәза срогы Русиядә уртача 7,5 елдан артмый. Аеруча авыр җинаятьләр өчен үлем җәзасын бетерү ил җитәкчелегенең зур ялгышы булды. Без үзебез демократик илдә яшибез, дип мактанабыз. Шулай икән, Америка Кушма Штатлары бу яктан башка илләргә бөтенләй дә үрнәк булып тора. Сәясәтчеләр теле белән әйтсәк, әлеге ил демократия символы булып санала. Ә анда үлем җәзасын бетермәделәр. Русия дәүләте Аурупа Берлеге кубызына биеп, үлем җәзасына мораторий кертте. Янкиләр дөрес әйтә: үлем җәзасыннан баш тарту илдә анархиягә, теләсә нинди җинаять кылуга, сәяси буталчыклыкларга китерә. Кытай, Иран, Вьетнам, Согыд Гарәбстаны, Пакыстан, Белоруссия һәм башка кайбер илләрдә дә үлем җәзасы кулланыла.

Русиядә моңа кадәр педофилларны 7-15 елга төрмәгә ябу турында закон булса, хәзер аларга Җинаять кодексында катырак җәза бирү каралган. Мәсәлән, Пятигорски шәһәрендә 9 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән бер педофил гомерлеккә төрмәгә ябылды. Күптән түгел Чаллыда шундый ук җинаять кылган Ташбаев та тиешле җәзасын алды: суд аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Тик мондый җәза гына педофилларны акылга сыймаслык эшләреннән туктатмаячак. Хәтта берничә тапкыр хөкем ителгән педофиллар да, иреккә чыккач, тагын шул юлга баса. Санкт-Петербургта вакытыннан элек төрмәдән чыккан бер педофил ярты ел эчендә 4 кыз баланы көчләп үтерә. Мондый рәхимсез затлардан үлем җәзасы биреп кенә котылып була торгандыр. Белоруссиядә, Көньяк Кореядә, Иранда андыйлар өчен үлем җәзасы каралган. Безнең дә үз сабыйларыбызның яшәргә хокукын якларга хакыбыз бар.

Югыйсә, Русия халкының күпчелеге, гомумән, үлем җәзасын кайтару ягында. Юк, педофиллар өчен генә түгел. Кайбер сәясәтчеләр илнең нигезен какшатучы ришвәтчеләргә дә үлем җәзасы бирүне яклап сөйли. Күп кенә илләрдә коррупция дәүләтнең явыз дошманы икәнлеген күптән аңладылар һәм андыйларга карата үлем җәзасын кулланалар. Мәсәлән, Кытайда аеруча күп ришвәт алган түрәләр белән артык сөйләшеп тормыйлар. Күптән түгел анда тимер юллар министрын, ришвәт алуда гаепләп, атарга хөкем иттеләр. Юкса, аның алган акчасы безнең бөтен Русиягә шаулаган ришвәтчеләрнеке белән чагыштырганда әлләни күп тә түгел. Әмма Чин иленең законнары кырыс.

Бүген Русиядә нинди генә җинаятьләр кылынмый? Ләкин ил җитәкчеләренең, хокук саклау органнары башлыкларының һәм үзләрен халык мәнфәгатен кайгыртучы дип санаучы депутатларның җинаятьчеләргә кырысрак законнар чыгаруны яклап сүз әйтмәве гаҗәбрәк тоела.

Ни өчен әле шуны белә торып, Русиядә корал сатыла? Элек буш кобура белән төнлә йөргән милиционерны искә төшерсәк, бүген бандитлар кулында - пистолет, автомат, граната, шартлаткычлар... Ил гражданнарын шул явызлардан саклау өчен кайчан да булса җитди һәм кискен чаралар күрелерме? Югыйсә, илдә яшәү отыры куркынычрак була бара. Хәзер кая карама - видеокамера. Күп кенә түрәләр тән сакчылары белән йөри. Хәтта пенсияне дә өлкәннәрнең өенә полицейскийлар белән китерәләр. Берәр йомышың төшеп, түрәләр янына барырга туры килсә, тимер рәшәткәләр, постлар, кулыңдагы төенчегеңне тикшерә торган аппаратлар аша үтәсең. Болар бит берсе дә яхшы тормыштан түгел.

Социологларның сораштырып белү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия дөньядагы иң криминаль илләрнең берсе дип танылган. Моның шулай икәнлеген билгеләүче күрсәткечләр арасында дәүләтнең үзендә кылынган җинаятьләр беренче урында тора. Чөнки никадәр адәм баласы явызлар кулыннан һәлак була. Бу ни дигән сүз? Дәүләт үз халкын кимсетә, рәнҗетә, яшәү белән үлем арасында калган кешенең тормышын саклап калу өчен ныклы чаралар күрми, дигән сүз. Русия законнары гуманлы дигән сылтау белән еш кына җинаятьчел затларны яклау юлына басалар.

Экспертлар, соңгы елларның иң яхшы җитәкчесе Леонид Брежнев, дигән фикергә дә килгән. Моның кайбер сәбәпләре бар. Л.Брежнев заманында ил Җир шарында иң куәтле державалардан саналды. Без матди яктан авырлыклар кичерсәк тә, хәзерге кебек, урамда атып яки шартлатып үтерерләр, өеңә кереп, талап яки үтереп чыгарлар, дип куркып яшәмәдек. СССР күпмилләтле дәүләт булуына карамастан, илдә җитди милли проблемалар килеп чыкмады. Ә хәзер яңа демократик Русиядә законнарның камил булмавы аркасында милли проблемаларның ил күләмендә кискен сәяси проблемага әйләнеп баруы күзәтелә. Сарытау өлкәсендәге Пугачев шәһәрендә, Мәскәүдә булган хәлләр ил җитәкчеләрен сагайтырга тиеш.

Русия үз-үзен хөрмәт итәргә, үз горурлыгын сакларга, үз халкының тыныч, имин яшәвен тәэмин итәргә бурычлы. Гомерләр бик кыска. Әгәр дә бандит сине шул кыска гомереңнән дә мәхрүм итә, карак хезмәт куеп тапкан малыңа кул суза, педофил дигән бер дивана газиз балаңны үтереп ташлый, исерек шофер, таптатып, гомереңне өзә икән, мондый рәхимсез бәндәләргә көн күрсәтергә ярамый билгеле.

Исерек шофер димәктән, бу хакта да күпме сүз бара, көн саен юл-транспорт фаҗигасендә никадәр кеше һәлак була. Исерек килеш машинага утырган шоферның, адәм баласын таптатып, гомерен өзүе дә җәзасыз калырга тиеш түгел. Машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итү, штраф күләмен, җәза срогын арттыру юлы белән генә юлларда берникадәр тәртип урнаштырып була торгандыр.

Яшиселәр килә әле. Һәркайсыбызның моңа хокукы бар. Әмма денсез һәм имансыз бәндәләр безнең тынычлыгыбызны боза, илгә, гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә икән, аларның кыланмышына тагын күпме түзеп торырга мөмкин?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев