Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 нче апрельдә узачак

Сәүдә 15 мәйданчыкта алтынчы тапкыр оештырылачак.

Иртәгә, 23 нче апрельдә, Казанда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә алтынчы тапкыр 15 мәйданчыкта 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак.

Уртача алганда, бер сәүдә көнендә барлык мәйданчыкларда казанлылар 45 млн сумнан артык продукция сатып ала.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 22 муниципаль районыннан һәм Татарстанның 22 агрохолдингыннан фермерлар катнаша. Алар җирле җитештерү товарлары – яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, он, ярмалар, шикәр һ.б. сата.

Продуктларны 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев