Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Искәндәр Гыйниятуллин: «Хайваннар белән эш итүдә җаваплылыкны иң элек аларның хуҗалары күрсәтергә тиеш»

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сукбай хайваннар белән эш итү турындагы законга төзәтмәләр кертү буенча ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында катнашты.

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль законга төзәтмәләр кертү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Без канунның җитди эшләп бетерүне таләп итүен күрәбез. Аңа барлык кирәкле төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр федераль дәрәҗәдә карау өчен әзерләнәчәк һәм расланачак», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе.

Казанда ике ел эчендә 8 меңнән артык эт тотылган

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин искә төшергәнчә, шәһәр Мэры Илсур Метшин инициативасы белән «Казан – сукбай хайваннарсыз шәһәр» проекты эшләнгән, аның кысаларында эш берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла. Әйтик, хуҗасыз хайваннарны махсус оешма хезмәткәрләре муниципаль контракт кысаларында тота, аннары аларны стерилизацияли һәм вакциналаштыра. Бу процедураларны үткән хайваннарга махсус тамга тагалар, мәгълүматны махсус хисап журналына кертәләр. Шуннан соң хуҗалары табылмаган хайваннарны, шулай ук урнаштырылмаганнарын һәм агрессия күрсәтми торганнарын элеккеге яшәү урыннарына кайтаралар.

 

 

И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, ике ел эчендә федераль закон гамәлдә булган чорда Казанда 8155 эт тотылган һәм 6859 эткә операция ясалган. Аларның 296 сы приютта калдырылган, ә 1017 этне шәһәр халкы алган. Моннан тыш, элеккеге яшәү урыннарына 6688 хайван кайтарылган. «Волонтерлар хәрәкәте һәм активистлар зур ярдәм күрсәтә», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. – Аларның тырышлыгы белән соңгы елда гына да меңнән артык хайван стерилизацияләнде. Шунысы мөһим – волонтерлар бу хайваннарны алга таба да кайгыртуларын дәвам итә».

Казан Мэры проекты кысаларында йорт хайваннарын бушлай стерилизацияләү һәм вакциналаштыру оештырылды. Ярты ел дәвамында мобиль лаборатория ял көннәрендә поселокларга чыкты – 643 хайван стерилизацияләнде һәм вакциналаштырылды. «Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча йортсыз хайваннарның тешләү очраклары узган ел ахырына 25% ка кимегән», – дип өстәде И.Гыйниятуллин.

«Хуҗаларга йорт хайваннарын теркәүне мәҗбүри итеп куярга кирәк»

Шәһәрдә сукбай хайваннар санын киметү халык белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып барудан башка мөмкин түгел, дип килеште утырышта катнашучылар. Эш инде мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» махсус эшләнгән укыту программасы буенча алып барыла. Профильле проектларга ярдәм йөзеннән укучылар һәм уку учреждениеләре өчен грант конкурсы оештырылды. Җиңүчеләр 200 мең сумга кадәр алачак. Конкурска март ахырында нәтиҗә ясалачак.

 

 

Шулай ук узган елның җәендә шәһәр паркларында приют этләренең күргәзмәләре сериясе старт алды, анда шәһәр халкының этләр белән аралашу, зоопсихологлар, кинологлар һәм ветеринарлардан консультацияләр алу мөмкинлеге туды. Теләгән һәркем үзенә ошаган этне сайлап алып сыендыра алды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, хайваннар белән эш итүдә җаваплылыкны иң элек аларның хуҗалары күрсәтергә тиеш. «Хайванның уенчык түгел, ә һәр хуҗа шәхси җаваплылык тота торган тере җан иясе булуын аңларга кирәк. Хуҗаларга хайваннарны теркәүне мәҗбүри итеп куярга һәм бу процедурадан читләшкән өчен җаваплылыкка тартуны карарга кирәк», – диде И.Гыйниятуллин.

Инде бүген үк канун нигезендә хуҗасыз хайваннарның җәмәгать урыннарында булуын тыю билгеләнгән. «Бу таләпне бозган өчен республика дәрәҗәсендә административ җаваплылык каралырга тиеш һәм китерелгән зыян өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Чикләү чараларын кертү актив аңлату, укыту, мәгълүмати эш белән алып барылырга тиеш», – дип билгеләде И.Гыйниятуллин.

2022 ел ахырына «Зооцентр» приюты 2 меңгә кадәр хайван кабул итә алачак

Татарстанда хуҗасыз хайваннар өчен приютлар төзү ихтыяҗы кала бирә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, федераль канун нигезендә, хуҗасыз хайваннарны аулау белән махсуслаштырылган оешма шөгыльләнергә тиеш. Бу максатларга дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр приюттагы этне тотуга, дәвалау чараларына, вакциналаштыруга, тамгалауга, стерилизацияләүгә һәм кастрациягә, алга таба яшәргә өмете булмаган хайваннарны «йоклатуга» киткән чыгымнарны үз эченә ала. Этне дәвалаганнан соң, ул элеккеге яшәү мохитенә кире кайтарылырга тиеш. Агрессив этләр приютта гомерлеккә калырга тиеш, чөнки закон буенча аларны «йоклатырга» ярамый.

 

 

Казанның Мирный бистәсендә урнашкан «Зооцентр» приюты шундый махсус оешмаларның берсе булып тора, бүген биредә президиум утырышы алдыннан Искәндәр Гыйниятуллин һәм Дәүләт Советы депутатлары булып китте. «2020 елдан биналарны ремонтлау эшләре бара, аннары өстәмә корпуслар төзелә башлаячак. 2022 ел ахырына приют 2 меңгә якын йорт хайванын кабул итә алачак. Быелның сентябрендә лекция залы ачылачак, анда мәктәп укучылары һәм теләүчеләр өчен тематик очрашулар уздырылачак», – дип сөйләде «Зооцентр» ҖЧҖ директоры Рөстәм Нуруллин.

Искәндәр Гыйниятуллин финанслау мәсьәләсенә аерым тукталды. Аерым алганда, гамәлдәге бәяләрдә хайваннарны дәвалау каралмаган. Аның фикеренчә, куркыныч тудыручы хайваннарны тотуга да җитәрлек акча бүленми. Агымдагы елдан башлап Татарстан Республикасы бюджетында тотылган хайваннарның нибары 5% ы чамасын гына приютларда гомерлектә калдыру  каралган.

Шулай ук утырыш барышында читтән кертелгән төрле медицина препаратларын алмаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. «Чит ил медицина препаратларының өлешен киметү буенча зур эш алып барыла», – дип сөйләде Рөстәм Нуруллин.

Искәртеп узабыз, 14 нче февральдә Искәндәр Гыйниятуллин РФ Дәүләт Думасында сукбай хайваннар белән эш итү буенча Казан тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Марат Мөгыйнов һәм ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте фотолары

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев