Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ирада Әюпова: Мин Фешин исемендәге училищеның үзгәрешсез калуы яклы

Мәдәният министры КФУның Фешин исемендәге училищены үз карамагына алу идеясе турында матбугатта чыккан хәбәрне шәрехләде.

Ирада Әюпова Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын КФУ карамагына күчерүнең катлаулы мәсьәлә булуын аңлатты. Мәдәният министры училищеның хәзерге статусында калуын тели.

«Бүгенге законнар буенча моны гамәлгә ашыру катлаулы. Монда оештыру буенча кыенлыклар бар», — диде ул журналистларга КФУның Фешин исемендәге училищены үз карамагына алу идеясе турында матбугатта чыккан хәбәрне шәрехләп.

«Казан федераль университетын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куя. Училище мәдәният министрлыгына карый. Биредә ведомостволар арасында аерымлыклар бар, алар бу этапта федераль законнар белән дә ныгытылган. Сәнгати уку йортлары үз эшчәнлеген мәдәният органнары карамагында тормышка ашыра», — диде министр.

Ирада Әюпова әйтүенчә, Россия территориясендә чама белән бер үк вакытта өч сынлы сәнгать уку йорты оешкан: Пенза, Одесса һәм Казан училищесы. Озак вакытлар Пензаныкы беренче дип саналган. Әмма архив документларны күтәреп беренче Казан сынлы сәнгать училищесы барлыкка килүе ачыкланган.

«Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы — Россия территориясендә беренче шундый уку йорты», — диде Ирада Әюпова.

«Бу училище эталон буларак төзелгән. Бу яктан караганда мин Фешин училищесының үзе булып калуы яклы. Бу — дәрәҗә! Безнең илдә ике генә училище — без һәм Орел — барлык дүрт юнәлеш — сынлы сәнгать, ДПИ, скульптура һәм дизайн буенча белем бирә», — диде ул.

 

* Казанда ТР мәдәният министрлыгы карамаганда дүрт сәнгати училище бар. Болар — Казан театр училищесы, Казан хореография училищесы, Казан музыка училищесы һәм Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев