Г.Тукай премиясе лауреатлары билгеле!
Татарстан Республикасы Президентының Указы нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премияләрен бирү карары чыгарылды. Быел өч кеше әлеге премиянең лауреаты булды.
Указда бәян ителгәнчә,
1. Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре бирелә:
1) Нуруллина Фидания Нургаяз кызы сәхнәдә хатын-кыз образларын гәүдәләндергәне өчен (“Гөргөри кияүләре” - Гөрпинә, “Миркәй һәм Айсылу” - Айсылу, “Зәңгәр шәл” - Мәрфуга, “Кол Гали” - Чәчәк, “Казан сөлгесе” - Саҗидә, “Кичер мине, әнкәй” - Диләфрүз; “Баскетболист” - Люция, “Мин төш күрдем” - Мөршидә);
2) Факил Сафин Миннемхәмит улы “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен;
3) Эйдинов Григорий Лев улы “Нефть и время”, “Казанский альбом”, “Мир татарской сказки”, “Тайны казанские” график серияләре һәм “Татар дөньясы” китабын сәнгтаь төзелеше өчен.
2. Әлеге Указны гамәлгә ашыру чыгымнарын ТР Министрлар Кабинеты тәэмин итә.
3. Указ кул куйган көннән үз көченә керә.
Әлеге Указга 2021 елның 23 апрелендә кул куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев