Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин газета һәм журнал, теле- һәм радиокомпанияләр хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм журналист династияләре вәкилләрен, басма һәм цифрлы продукция әзерләү, җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнүчеләрне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары көндәлек вакыйгаларны гына яктыртып калмыйча, җәмгыятьнең кәефен, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, тормыштагы юнәлешләрен билгеләүгә сизелерлек йогынты ясый. Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе белән аерылып торды. Шуңа күрә дә ул хаклы рәвештә Россиядә иң югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия медиабергәлекләрнең берсе булып санала. Килешеп һәм оператив эшләү үрнәген, конкурентлыкка сәләтле, креатив булуын күрсәтә һәм илебез публицистикасының иң яхшы традицияләрен дәвам итә», – дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бүгенге заман шартларында республика массакүләм мәгълүмат чаралары, күпгасырлык тарих, мәдәният һәм ватанпәрвәрлек асылын, мәңгелек рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен сакчыл торгызып, мөһим берләштерү ролен уйный. Алдынгы караш ияләре буларак Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары социаль-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә саллы өлеш кертә. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында милләтара тынычлыкны һәм динара татулыкны алга таба ныгытуга ярдәм итә. Дәүләт һәм гади кешенең мәнфәгатьләрен яклап әйткән ныклы сүзегез, шәһәр һәм авылларның, предприятиеләр һәм оешмаларның көндәлек тормышы хакында ачыктан-ачык сөйләшү, тирән эчтәлекле тарихи язмалар һәм актуаль темаларга репортажлар, урынлы тәнкыйть уйларга һәм эшләргә өнди. Ә уртак казанышларыбыз һәм икътисадый уңышларыбыз, каһарманнарыбызның батырлыклары һәм татарстанлыларның игелекле эшләре турындагы язмаларыгыз уңай кәеф тудырып, бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгарга, нык адымнар белән алга барырга ярдәм итә», – дип белдерә ТР Дәүләт Советы Рәисе.

«Кадерле дуслар! Сезнең хезмәтегез җәмгыятькә бик тә кирәк. Сезне тыңлыйлар һәм сезгә ышаналар. Алга таба да шулай булачагына минем һичбер шигем дә юк. Бүген һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә чын күңелдән нәтиҗәле хезмәттәшлегегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Татарстан Республикасы һәм, тулаем алганда, Россия Федерациясе хакына шулай эшләгәндә генә без куелган максатларга ирешербез һәм уңышлы булырбыз. Сезнең барыгызга да яңа иҗади проектлар, нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!», – диелә котлау сүзләрендә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев