Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әдәби бергәлек кичәсе

Казан каласының Халыклар дуслыгы йортында татар һәм башкорт әдәбиятларының бергәлегенә һәм дуслыгына багышланган кичә узды.

Гәрчә кичә Казандагы татар әдипләре өчен күптән мәгълүм шагыйрь һәм юмор остасы Марсель Сәлимов иҗатына, аның Татарстан китап нәшриятында шушы айларда гына дөнья күргән “Чорына күрә җыры” атлы шигырьләр җыентыгын тәкъдим итүгә багышлап үткәрелсә дә, аның барышында, әлбәттә, ике тугандаш халыкның уртак байлыгы булган атаклы Акмулла, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗми исемнәре дә телгә алынды.

Әдәби тәхәллүсе буенча Мар.Сәлим дип белгән Марсель әфәнде – 1970 еллардан бирле Татарстандагы әдипләрнең дә якын дусты. Ул – байтак еллар буе Башкортстанның “Һәнәк” журналын җитәкләгән, шуның редакциясендә Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗмиләр белән иңгә-иң торып хезмәт куйган кеше. Өстәвенә, ул әле дистә елдан артык гомер буе Башкортстанның Журналистлар берлеген дә җитәкләде. Билгеле ки, безнең дистәләгән юмор осталары, шагыйрьләребез аның белән тыгыз элемтәдә иҗат итте. Мар.Сәлимнең Татарстан китап нәшриятында яңа җыентыгы дөнья күрү дә артык гаҗәп түгел. Чөнки элек тә әлеге нәшриятта аның ике китабы нәшер ителгән булган. Тугандаш әдәбиятларны алмашу программасы буенча, инде өченче, бу юлы шигырьләр җыентыгы басылып чыккан.

Кичә барышында, билгеле, Марсель әфәнде үзе дә, Халык­лар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин белән Рәдиф Гаташ, “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит Имамов, “Чаян” журналы һәм “Ватаным Татарстан” газетасының элеккеге мөхәррирләре Рәшит Зәкиев һәм Мөнир Әһлиуллин, филология фәннәре докторы Әлфия Галимуллина, Татарстанның атказанган җырчысы Марсель Вәгыйзов, Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

Әдәби кичә бер шигарь – татар белән башкорт халыклары арасында Мәскәү Ык һәм Сөн елгалары буенча төзегән дивар юкка чыксын, ике тугандаш милләт газиз республикаларын һәм газиз телләрен югалтмасын иде, дигән теләк белән ­ тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев