Башкортстанда күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат
Көн темасы

Башкортстанда күренекле татар җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат

Башкортстан татарлары иҗтимагый үзәгенең беренче рәистәше, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәҗит Хуҗин вафат булган.

Бу хактагы хәбәрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы экс-вәкиле, танылган композитор Алик Локманов раслады.

Мәрхүм белән хушлашу 28 декабрьдә ул яшәгән йортта – Уфа шәһәре, Гагарин урамы, 33 санлы йортта, 67 фатирда 11 сәгатьтә булачак.

 

Юлай Низаев

«Татар-информ»

 


Нет комментариев