Башта - карабодай, аннан - дару... Нигә шашабыз?
Әллә нинди заманда яшибез. Иртәгә сатуда чәчәкләр калмый дисәләр, чәчәк сатучы нокталарда да кирәкле товар калмас иде, мөгаен. Яки иртәгә берәресе шаурма нокталары калмый дип “үрдәк таратса”, бүген үк шул ризыкны корсаклар тутырып, ашап калыр идек, ахры...
Казанда гына түгел, район бистәләрендә дә даруханәләр – дару сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары чат саен тора дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм. Эшмәкәрләр, алыпсатарлар әлеге төр товарның никадәр әһәмиятле икәнен аңлый, шуңа рәхәтләнеп акча эшли. Ихтыяҗ ныграк булган саен, даруларның да бәясе күтәрелә – моны барыбыз да белә. Ә ихтыяҗ, имеш-мимешләр арткан саен, үсә генә бар. Халык ябырылып даруханәләргә юл тотты хәзер. Аларда теге яки бу препаратның булмавы яки бәясе арту – һич тә очраклы түгел. Күп тә түгел, аз да түгел – бизнес бу, җәмәгать.
Ә ихтыяҗны үзебез тудырабыз... Яз ахыры, җәй башында карабодай ише продуктлар белән дә шул ук хәл булган иде. Халык кибет киштәләрен кырып-себереп бетерде, бәяләр арткан саен сатучыларның кесәсен калынайта торды. Берзаман тынычландык. Бәяләр төште, киштәләр тагын тулды.
Дару һәм карабодай дигәннән. Ул чакта да коронавирус бар иде. Югары күрсәткечләргә көн саен шаккатып тордык. Ләкин... Беренче булып дарулар, препаратлар түгел, ә карабодай, макарон, көнбагыш мае алырга ашыктык. Тамак кайгысы сәламәтлектән өстен булып чыкты түгелме? Нишлисең инде, анысы да бер закончалыктыр – тамагың тук булмаса, сәламәтлек белән генә әллә кая китеп булмый... Сәламәтлек – иң зур байлык дисәк тә. Вазгыятьнең киеренке калуы исә саулык турында да уйларга этәрде. Даруларны кырып-себереп алабыз да хәзер. Кирәкме-кирәкмиме (күп очракта әле табибларга да күренмәгән килеш, күрше-күлән әйткәнгә, “киңәш иткәнгә” күрә генә)...
Әллә нинди заманда яшибез. Иртәгә сатуда чәчәкләр калмый дисәләр, чәчәк сатучы нокталарда да кирәкле товар калмас иде, мөгаен. Яки иртәгә берәресе шаурма нокталары калмый дип “үрдәк таратса”, бүген үк шул ризыкны корсаклар тутырып, ашап калыр идек, ахры...
Тынычлыкны югалтмыйк, дуслар!
Радик Сабиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев