Бүген, 19 апрельдә, Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Аттестация комиссиясе утырышы узды. Ул РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко рәислегендә онлайн-форматта булды.
Мәгариф оешмалары җитәкчесе вазифасына башка дәгъвачылар арасында бүген аттестацияне Казан федераль университеты ректоры вазифасына кандидат Ленар Сафин да узды. Бу хакта КФУның рәсми телеграм-каналы хәбәр итә.
Ул югары уку йортын алга таба үстерү программасын тәкъдим итте. Ахырдан аңа берничә сорау бирелде.
Комиссия әгъзалары нигездә булачак ректорның «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык дәүләт программасын гамәлгә ашыру өлешендә күзаллавы кызыксындырды.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз!
Нет комментариев