Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Атлас ГАФИЯТОВ: САБАН ТУЕНЫҢ ЯШЕ ЮК...

Һәр халыкның ата-бабалары уйлап чыгарган, борынгыдан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән гореф-гадәтләре, уеннары, бәйрәмнәре бар. Сабан туе - безнең өчен шундый мирас ул. Шагыйрь әйткәнчә: Сабантуй ул безнең шундый, Һәрбер адымың шатлык. Их, менә бит Нинди бәйрәм Уйлап чыгарган халык. Сабан туе, кайберәүләр уйлаганча, елга бер килә торган гадәти бәйрәм...

Һәр халыкның ата-бабалары уйлап чыгарган, борынгыдан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән гореф-гадәтләре, уеннары, бәйрәмнәре бар. Сабан туе - безнең өчен шундый мирас ул.

Шагыйрь әйткәнчә:

Сабантуй ул
безнең шундый,
Һәрбер адымың
шатлык.
Их, менә бит
Нинди бәйрәм
Уйлап чыгарган халык.

Сабан туе, кайберәүләр уйлаганча, елга бер килә торган гадәти бәйрәм генә түгел. Чынлап торып уйлап карасак, ул, дин, тел һәм моң белән бергә, халкыбызны инкыйраздан саклап килгән тарихи чара да. Ел саен әлеге бәйрәм безне, бигрәк тә авылда туып үскәннәрне үзенә җыя. Элек-электән шулай булган: читтә, туган җирләреннән еракта яшәүче милләттәшләребез (ә татар яшәмәгән төбәкләр Җир шарында, бәлки, юктыр да!) үзләренең елга бер бирелә торган ялларын нәкъ шушы вакытка туры китереп, туган якларына кайткан. Кайткач инде, әлбәттә, күпләр яшьлек дуслары, классташлары, беренче мәхәббәтләре белән күрешә, әлеге очрашулардан тагын бер елга җитәрлек истәлек, рухи дәрт, күңел күтәренкелеге туплап, туган җиреннән торган җиренә кузгала...

Соңгы 10-15 ел эчендә Сабан туе бәйрәмебез Русия төбәкләрендә дә, элеккеге СССРга кергән дәүләтләрдә дә, дөньяның башка кыйтгаларында да, әйтик, Америкада, Австралиядә дә үткәрелә. Аларны үткәрүгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үзеннән биниһая зур өлеш кертә.

Әлбәттә, киң җәмәгатьчелектә безнең бәйрәмебезгә карата кызыксыну уятуда Русия Президентлары Борис Ельцинның (1995 елда) һәм Владимир Путинның (2001 елда) Сабан туена килүләре, хәтта анда үзләре дә катнашып, бүләк алулары да зур роль уйнагандыр.

Белгәнебезчә, узган ел Казаныбызда дөньякүләм зур спорт форумнарының берсе - Универсиада узды. Анда килгән спортчыларга, кунакларга да Олимпиадаларның игезәге саналган Сабан туебызның бөтен бизәкләрен, матурлыгын, әгәр дә шулай әйтергә яраса, халкыбызның киң күңелен мәйданнарга җәеп салып күрсәттек.

Менә тагын июнь ае керде. Җөмһүриятебездә, бөтен Русиядә һәм дөньяның байтак илләрендә Сабан туе бәйрәмнәре башланды. ТР Президенты Указы нигезендә, авылларда һәм район үзәкләрендә аны 7-8 июнь көннәрендә үткәрергә дигән фәрман бирелсә дә, байтак урыннарда бәйрәмне узган шимбә-якшәмбедә үткәрделәр. Иманым камил: бу атнаның шимбә-якшәмбесеннән соң килгән ял көннәрендә дә үтәчәк алар. Чөнки элек-электән Сабан туе халкыбыз өчен изге бәйрәм саналган, аны кайчан үткәрүне һәр авыл, һәр төбәк үзе хәл иткән.

29 май көнне Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә узган чара республикабыздагы быелгы иң беренче Сабан туе булгандыр, мөгаен. Чыннан да, биредә нигездә авыл егетләре һәм кызлары укыгангамы, анда милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклауга да зур игътибар бирелә. Шулай булмаса, менә 20 елдан артык инде әлеге югары уку йортында халкыбызның милли бәйрәме үткәрелмәс иде. Төп бинаның артында ук урнашкан яшел чирәмле футбол мәйданчыгында студентлар бил алышты, штанга күтәрде, йөгерде, сикерде, аркан тартышты, волейбол уйнады, биеде-җырлады...

Сабан туе программасына кергән төрләрдән бәйрәмдә ат чабышы гына юк иде. Ә көрәш бәйгесендә батыр калган студент егеткә - Балтачтан Салават Әсхәдуллинга традицион бүләк - тәкә бирелде.

Милли бәйрәмебез республикабызның башка югары уку йортларында да үткәрелсә, нур өстенә нур булыр иде. Чөнки нәкъ менә шушындый формаль булмаган бәйрәмнәр, фестивальләр вакытында яшьләр бер-берсе белән якыннанрак таныша, аралаша.

31 май көнне Арча районының Мөрәле авылында да узды бәйрәм. Әлләни зур булмаган шушы авыл менә дүртенче ел инде үз Сабан туен үткәрә. Дөресрәге, авылдашлары өчен бәйрәмне әлеге авылдан чыккан эшмәкәр Шамил Хаҗиев ясый. Ул аны һич кенә дә, менә мин кем, мине күрегез, дип түгел, ә авылдашлары рәхәтләнеп ял итсен, күңел ачсын, бер-берсе белән аралашсын өчен оештыра. Элекке елларда ул зират коймаларын яңартуга, мәчет төзелешенә зур матди өлеш керткән, ә узган ел октябрь аенда, авыл читендә үк калган «Галия чишмәсе»нең суын авыл үзәгенә кадәр сузып, авылдашларына янә бер игелек кылган. Быелгы бәйрәмдә дә бу игелек иясе авылның яңа туган сабыйларына да, иң өлкән кешеләренә дә бүләкләр өләште, авылдашларын һәм килгән кунакларны куй итеннән пешерелгән шулпа һәм пылау белән сыйлады. Мин ышанам: Шамил кебек изге күңелле, милләт җанлы чын ир-егетләребез булганда, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары онытылмас!

Йолалар, дигәннән, бәйрәмебез елдан-ел яңа бизәкләргә байый бара, аңа яңадан-яңа спорт төрләре өстәлә тора, дип мактанырга яратабыз. Шулаен шулайдыр да, әмма бу төрләр ерак гасырлардан ук килгән гореф-гадәтләрне, уеннарны бәйрәм программасыннан кысрыклап чыгару хисабына башкарылырга тиеш түгелдер. Ни кызганыч, соңгы вакытта ат чабышсыз Сабан туйлары күренә башлады. Моны хәзер күп кенә хуҗалыкларда атлар асралмавы белән аңлатырга телиләр. Әгәр ат чабышы һәм милли көрәш юк икән, ул бәйрәм чын Сабан туе була алмыйдыр инде. Бер генә деталь: элек-электән авылның тол хатыннары, әбиләр бәйгедә иң соңгы булып килгән атның ялына яулыклар, сөлгеләр бәйләгәннәр. Шушы искиткеч мәгънәле йола белән бәйрәмдә, бәйрәмдә генә түгел, ә тормышта да артта калучылар, ятимнәрне, гарип-горабаларны да онытмагыз, дигән кагыйдәне тагын бер кат искә төшергәннәр.

Бу бәйрәмдә халык үзе катнашып, үзе хөкемдарлык итә. Тик менә кайбер урыннарда җирле җитәкчеләр (хуҗалык рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, район түрәләре) үз вәкаләтләреннән файдаланып, гаделсезлеккә дә юл куйгалый. Әйтик, милли көрәш ярышында, читтән килгән дип, кайбер көрәшчеләрне бәйгегә кертмиләр. Кертсәләр дә, аларга тиешле бүләкләрен бирмиләр. Югыйсә, бәйрәм булгач, анда һәр килгән кешенең катнашырга, үз мөмкинлегенә карап чыгыш ясарга, җиңгән икән - бүләген алырга тулы хакы бар. Кайбер урыннарда бәйрәмне, җирле түрәләр фәрманы белән, сәгать 10да башлап, 2ләр тирәсенә тәмамлап та куялар. Безнең фикеребезчә, җыр-биюләр, халык үзе күпләп катнаша торган уеннарны, көч сынашуларны кичкә кадәр дәвам итәргә кирәктер. Чөнки бу бәйрәм хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән һәм спорт ярышларыннан гына тормаска тиеш. Күп кенә урыннарда мәктәп тәмамлаучыларны, яңа туган сабыйларны, яңа өйләнешүчеләрне дә мәйдан уртасына чыгарып котлау гадәте бар. Ә авылдагы иң матур йорт, иң чиста ишегалды, иң гүзәл бакча тотучыларны да билгеләп үтәргә кем комачаулый?!

Бөтен планета буйлап Сабан туйлары атлый. Шагыйрь әйтмешли, «без дә Сабантуйга әллә кайчан кереп киткән идек, аннан әле кайтмаган».

Аланнарда Сабантуйлар гөрли,
Бәхетлесе илнең бүген мин.
Хәтфә кебек яшел яланнарга
Ачып салган халкым күңелен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев