14 ел әсирлектә тоткан
Коточкыч!
Чиләбе өлкәсенең Смолино авылында бер ир 14 ел дәвамында урланган хатынны көчләп, әсирлектә тоткан. Кулга алгач, ирне психдиспансерга озатканнар.
“2009 елда ир-ат хатын-кызны урлаган. 2023 елда гына ул тоткынлыктан кача алган. Хатынның апасы полициягә гариза язган һәм анда туганын әсирлектә тотучыга күрсәткән”, – дип сөйли көч структураларындагы чыганак.
Гариза язучы хатын шулай ук полициягә әлеге ирнең 2010-2011 елларда бер хатынны үтерүе турында хәбәр иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә бу мәгълүмат расланган. Хатынны урлаучы йортында билгесез кеше калдыклары табылган.
Хәзерге вакытта ир-ат психиатрия хастаханәсендә ята. Аңа кораллы сакчылар куелган. ”Үтерү” һәм “Кеше урлау” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Әлфия Шакирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев