Йөрәктән-йөрәккә, яки Буран эчендә якты ут
«Әкият» балалар үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» хәйрия проектының гала-концерты узды. Балалар йортлары, интернатларда тәрбияләнүче, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар алдында Алинә Шәрипҗанова, Алена Федянина, Алмаз Әхмәтҗанов, «Болгар кызлары», «Әкият» курчак театры артистлары, «Шарм» театры биючеләре һ.б. чыгыш ясады. Һәрбер балага тәм-томнар, Казан сәнгать училищесы һәм халык һөнәрчелеге техникумы...
«Әкият» балалар үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» хәйрия проектының гала-концерты узды. Балалар йортлары, интернатларда тәрбияләнүче, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар алдында Алинә Шәрипҗанова, Алена Федянина, Алмаз Әхмәтҗанов, «Болгар кызлары», «Әкият» курчак театры артистлары, «Шарм» театры биючеләре һ.б. чыгыш ясады.
«Йөрәктән-йөрәккә» проекты агымдагы елның башында старт алган иде. Ел дәвамында республикабыз театрлары, музейлары, концерт оешмаларының балалар, картлар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә баруы оештырылды.
Балалар «Әкият» үзәгеннән тиз генә җыенып китә алмады, башта киенмичә озак кына сәхнә тарафларына каерылып карап торды, аннары зиһеннәрен туплый алмыйча бияләй-фәләннәрен югалтып тәрбияче апаларын интектерде. Чынлыкта, бу югалтуларның күбесе хәйлә генә, ахрысы. Сабыйларның максаты - әкияти бәйрәм мохитендә озаккарак тукталу иде. Биредә алар үзләрен бүтән балалар кебек бәхетле хис итә, игътибар үзәгендә коена, ярату, наз тоя бит. Ә тәрбиячеләр аларның барган җирләреннән тиз генә җыенып кайта белмәү гадәтләрен әйбәт белә, шуңа ашыктырмый, орышмый, сабыр гына көтә иде. Көтеп арыгач, кайтып, бүләкләрне иркенләп карау тәкъдимен әйттеләр. Һәм бу сүз балаларга Кыш бабайның бер кагылуда бөтен тереклекне кар-бураннарга төрендерә торган тылсымлы таягы сыман тәэсир итте. Югалган бияләйләр, шарфлар, оекбашлар шунда ук табылып, нәни тамашачыларны «Әкият» үзәгеннән буран очырткан кебек булды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев