Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

МОҢГА МӨКИББӘН ХОКУК САКЧЫСЫ

Ник син биг(е)рәк моңлы бала, дисез?- Сандугачлы талда үскәнгә... Тормыш көймәсендә йөзә-йөзә, Җилгә каршы ишкәк ишкәнгә!.. Илдар ЮЗЕЕВ, Татарстанның халык шагыйре. ...Дөресен әйтим, аның белән беренче тапкыр очрашканга кадәр, бу дөньяда Рафис Гаптелганиев исемле ир-егет барлыгын белми идем. Ходай Тәгаләнең рәхмәтедер инде, без әлеге асыл зат белән, һич тә уйламаганда-көтмәгәндә,...

Ник син биг(е)рәк моңлы бала, дисез?-
Сандугачлы талда үскәнгә...
Тормыш көймәсендә йөзә-йөзә,
Җилгә каршы ишкәк ишкәнгә!..

Илдар ЮЗЕЕВ,
Татарстанның халык шагыйре.


...Дөресен әйтим, аның белән беренче тапкыр очрашканга кадәр, бу дөньяда Рафис Гаптелганиев исемле ир-егет барлыгын белми идем. Ходай Тәгаләнең рәхмәтедер инде, без әлеге асыл зат белән, һич тә уйламаганда-көтмәгәндә, туган җирем булган изге Мамадыш төбәгендә 2010 елның 7 маенда таныштык. Язның искиткеч гүзәл көнендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов якын дусларын, рухташларын, үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтү өчен, кунакка дәшкән иде. Район үзәгендә «Олимп» боз сараенда үткәрелгән тантаналы кичәдә без Рафис Гаптелбари улы белән бер түгәрәк өстәл артында янәшә утырдык. Халкыбызның трибун шагыйре Һади Такташ әйтмешли, «Әллә ничек аның сул ягына туры килде минем урындык...» Ә сул як, билгеле булганча, йөрәк ягы! Шуңа күрә без бик тиз аралашып киттек. Моңа Рафисның ихлас ачык йөзле, эчкерсез күңелле, итагатьле һәм яхшы әңгәмәдәш булуы да нык ярдәм итте кебек. Ничек кенә булмасын, без әлеге мәртәбәле мәҗлестән, аның белән телефон номерларын алмашып, бик дустанә төстә киттек...

Шуннан соң без Рафис Гаптелганиев белән Казандагы «Мамадыш якташлыгы» җәмгыяте президенты Валерий Егоровның туган көн мәҗлесендә - 2012 елның мартында яңадан очраштык (Әлеге җәмгыять җитәкчесенең урынбасарлары буларак, без дә - Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев белән бергә - ошбу тантанага чакырулы идек).

Мәҗлес барышында Рафис Гаптелбари улы тулысынча (көен дә, сүзләрен дә) үзе иҗат иткән «Менмәгән таулар» исемле җырын искиткеч осталык белән башкарып, тыңлаучыларны таң калдырды. Тылсымлы моң иясенә шифалы алкышлар яңгыры яуды...

Шуннан соң мин әлеге үзенчәлекле шәхес белән тирәнтенрәк кызыксына башладым. Белеме-һөнәре буенча юрист булса да, әдәбият-сәнгатькә дә мөкиббән киткән моңсар ир-егет икән ул!

Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1995-2000 елларда Мамадыш район прокуратурасында тикшерүче, 2000-2004 елларда Чирмешәндә, 2004-2008 елларда Арчада прокурор булып эшләргә өлгергән иң яшь юстиция киңәшчесе соңгы 4 елда республикабыз башкаласында яши. Хәзерге вакытта ул Казан каласындагы Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе... Хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан прокуроры К.Әмировның, Юстиция министры М.Кормановның Рәхмәт хатларына, дипломнарына да лаек булган.

Эше гаять җаваплы, вакыты тыгыз булуга карамастан, Рафис Гаптелбари улы үз җанына гаять якын булган иҗат дөньясында кайнарга да өлгерә. Бер-бер артлы яңа шигырьләре, көйләре туа, күңел төпкелләренә төшеп, хисләр давылын уйната торган гаҗәеп моңлы һәм дәртле җырлары яңгырый!..

Рафис Гаптелбари улы чираттагы очрашуларыбызның берсендә «Тукта, Вакыт!..», «Менмәгән таулар» дип исемләнгән аудио-видео дискларын бүләк иткән иде. Аларда авторның үз сүзләреннән һәм көйләреннән торган байтак җырлары тупланган. Халкыбызның чын мәгънәсендә талантлы җырчылары Салават Фәтхетдинов, Фердинанд Сәлахов, Габделфәт Сафин, Раяз Фасыйхов, Илназ Баһ, Ришат Фазлыйәхмәтов белән бергә, Рафис Гаптелганиев үзе дә башкара аларны. Хәер, үзе генә түгел, әлеге дискларда аның сөйкемле кызлары Гөлүсә һәм Гүзәл Гаптелганиевалар яңгыраткан җырлар да бар!

Шагыйрь буларак та өлгереп җиткән инде Рафис Гаптелбари улы. Аның «Юл уртасында...» дип исемләнгән шигъри китабы белән танышкач, шундый фикергә килдем. Биредә авторның һәр шигыренә аерым тукталып тормыйча, гомумиләштереп, төп фикеремне генә әйтәсем килә: көйче-җырчы шагыйрь үзенең тоткан кыйбласына-мәсләгенә ифрат тугрылыклы. Замандашларыбызга аның беркемне дә кабатламый торган әйтер сүзе, моңы-мәкаме бар!

Җыеп кына әйткәндә, тәхетле һәм бәхетле ир-егет ул Рафис Гаптелбари улы. Арча төбәгенең күренекле шагыйре һәм әдибе, яшьтәшем Гайсә Гатауллин (1948-2007) әйткән «Бәхет формула»сын табып, күпләрне сокландырып яши әлеге киңкырлы талант иясе.

Ә «Бәхет формула»сы, бер уйлаганда, гади генә: «Яраткан эшеңне табарга кирәк, яраткан кешеңне табарга кирәк...» Җан аткан-яраткан сөекле хәләл җефете Диләфрүз Мөнир кызы белән балаларын да чын кешеләр, һәр яктан камил булырлык итеп тәрбияләп үстерергә омтыла Рафис Гаптелбари улы. Әти-әниләреннән күреп, җырга-моңга гашыйк кызлары Гөлүсә белән Гүзәл дә инде олы сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ышанычлы төстә ясыйлар...

Без моңа Рафис дустыбызның үткән ел азагында (2 декабрь, 2012 ел) башкалабызның мәртәбәле «УНИКС» концертлар залында үткән иҗат кичәсе барышында тагын бер мәртәбә ныклап ышандык. Гаптелганиевларның кызлары биредә татар эстрадасы йолдызлары Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Закиров, Бәширә Насыйрова, Люция Мусина, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Илдар Әхмәтов һәм башкалар белән бергәләп, иркен залны тулысынча иңләп утырган күпсанлы тамашачыларга искиткеч бәхетле мизгелләр бүләк иттеләр. Янәшәмдә утырган ил агасы - заманында Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Миннәхмәт Кашапов та, Рафис Гаптелганиевның үз шигырьләрен бик оста итеп сөйләп, җырларын һәркем йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкаруын күргәч-ишеткәч, түзмәде:

- Бигрәк хикмәтле шәхес икән бу ир-егет, - дип әйтеп куйды.-Ходай Тәгалә аңа талантны мулдан биргән!

Ә инде кичә барышында Рафис Гаптелганиевның залда иң мәртәбәле урында утырган кадерле-газиз әнисе Зәйтүнә апага һәм сөекле хәләл җефете Диләфрүз ханымга, зур кәрҗиннәрне тутырып, ак һәм ал розалар бүләк итүе аның, чыннан да, чын кеше булуын тагын бер тапкыр ачык күрсәтте.

Иҗат кичәсендә Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, Апас якташлык җәмгыяте президенты Азат Хәнифатуллин, Казан шәһәр Думасы депутаты Марат Нуриев, «Барс-Медиа» компаниясе вәкиле Гөлназ Сәфәрова һәм башкалар да чыгыш ясап, көйче-шагыйрь-җырчы Рафис Гаптелбари улына, күркәм-тату гаиләсенә, барча якыннарына, дусларына иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләр дигәннән, Рафис үзе дә иң актив, иң тапкыр тамашачыларга яңа гына дөнья күргән «Юл уртасында...» дигән китабын һәм аудио-видео җырлар дискларын әлеге искитмәле кичәнең онытылмаслык ядкәре буларак тапшырды. Чын мәгънәсендә, алкышлар һәм балкышлар бәйрәме булды әлеге тылсымлы-сихри кичә.

Рафис дустыбызны алда тагын да зуррак шатлыклар көтеп торган икән әле. Мәгълүм булганча, узган елның 22 декабрендә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры 2012» XIII Халыкара эстрада фестивале гөрләп узды. Биредә үткән елның иң яхшы җырчылары ачыкланды. «2012 елның иң популяр җырчысы» дип Раяз Фасыйхов табылды. Ул «Тукта, Вакыт, бер минутка!..» дигән җырны башкарып (сүзләренең һәм көенең авторы - Рафис Гаптелганиев), искиткеч зур уңыш казанды. «Хит-парадлар лидеры» буларак танылган Ришат Фазлыйәхмәтов та Рафис рухташыбызның «Ак шомырт, ак сирень...» җыры белән тамашачыларны ихластан сөендерде. Ә инде «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Илназ Баһка бәхет елмайды. Ул иҗатташыбыз Рафисның «Яныңа барам әле!» дигән җырын виртуозларча гаҗәеп осталык белән башкарып, үзен чын мәгънәсендә талантлы җырчы итеп танытты...

...Әнә шундый үзенчәлекле шәхес ул Рафис Гаптелганиев. Халыкара эстрада фестивалендә «Алтын Барс» сынына лаек булган 24 лауреат арасында аның җырларын башкаручыларның да зур җиңү яулаулары күңелләребезне аеруча сөендерә.

«Рафис» исеменең мәгънәсен дә ачыклап үтик әле. Гарәпчә «яклаучы, саклаучы» һәм «мирас иясе» дигән төшенчәләрне аңлата ул. Белүебезчә, Рафис Гаптелбари улы хокук сагында да, мирас сагында да уяу тора. Халкыбызның рухи хәзинәсен җыр аша бихисап чордашларыбызга җиткерү белән бергә, әлеге бай мирасны тагын да тулыландыру өчен, үзеннән дә лаеклы матур өлеш кертә ул!..

Алда әле син менәсе таулар,
Чакырып тора серле биеклек!
Син яулаган үрләр арта барсын,
Заман әйтсен сиңа: «Бөек!» - дип...

Ә аңарчы әле бик күп юллар,
Бик күп еллар аша үтәсе.
Дәшеп торсын яңа җиңүләргә
Тормышыңның һәрбер иртәсе!..

Шаһинур МОСТАФИН,

«Сүз» нәшриятының баш мөхәррире.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев