Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Космоста да туристлар

SpaceX быел 21 майда Халыкара космос станциясенә Falcon-9 ракетасында икенче төркем туристларны җибәрде, аларның һәркайсына әлеге билет 55 миллион долларга төште.

Корабның командиры – элеккеге NASA астронавты, биохимик, моңа кадәр дә гомеренең барлыгы 665 көнен космоста үткәргән Пегги Уитсон. Пилот – америкалы эшкуар, автоузышчы Джон Шоффнер. SpaceX Dragon космик корабы экипажында калган икесе – Согыд Гарәбстаныннан беренче астронавтлар Райана Барнави һәм Али Әл-Карни. Туристлар станциядә 9 көн булды һәм космосның кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү буенча биологик сынауларда катнашты. Астронавтлар барлыгы 20 сынау үткәрде, аларның кайберләре АКШ һәм Согыд Гарәбстаны югары уку йортларына онлайн режимда күрсәтелеп барды. 

(“НьюсАйРу”).

.Очып китүне көткәндә.

.Axiom Space экипажы. Сулдан уңга: Джон Шоффнер, Райана Барнави, Пегги Уитсон, Али Әл-Карни. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев