Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Ата-баба нигезен саклаучы

Кайчандыр гөрләп торган зур авылда бүген аның тәрәзәсендә генә ут яна.

– Йомыш төшеп азга гына чыгып китсәм дә, тизрәк әйләнеп кайтуны карыйм. Башка җирдә яши алмас идем. Монда тудым, монда үстем – китер җирем юк, – ди Семистрау (Өшәр) авылының бердәнбер сакчысы Габдулла абый Хәйбуллин. Дөнья шаукымыннан читтә, Агыйдел буеның гүзәл табигате кочагында 81 нче язын каршылый инде ул. 

Кайчандыр гөрләп торган зур авылда бүген аның тәрәзәсендә генә ут яна. Анысы да төндә озак балкымый, генератор белән бит, ягулык шактый кирәк. Ә ул бер дә көрсенмичә, яшәүнең тәмен белеп гомер кичерә. Мал асрый, печәнен чаба. Кешеләр белән аралашу да тансык түгел – балыкчылар, авылдашлар араны суытмый. 

Аның йортына иң якын булган Ямалы авылына 7 чакрым. 

– Авылга җәен – җәяүләп, кышын, буран булмаса, ат белән карда тәгәрәп барам, – дип көлә Габдулла абый. Ачык күңелле, сөйләшергә иренмәгән кеше ул. Хәер, аны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Бар халык күченгәндә ник монда калуы турында белешкәч: 

– Башкортстаннан яңа йорт кайтартып, аны салып куйган чак иде. Әни-карчык та күченүгә бик каршы булды. Шушы нигездә калып, 96 яшенә кадәр яшәп бакыйлыкка күчте. Аның сүзеннән чыкмыйм дип калырга ниятләдем. Әллә су баса, әллә – юк. Шулай китмәскә уйладым. Шөкер, үкенмим, - дип җавап­лады ул. 

– Көчләп күчерергә теләүчеләр булдымы соң?

– Булды инде, ничек булмасын. Байтак йөрделәр өркетеп. Югыйсә, су басса, тәк тә монда калмас идем. Инәй исән чагында монда торам әле дидем.

– Бүген кемнәр белән яшисең?

– Сеңлекәшнең малае – Диларис һәм аның тормыш иптәше белән яшибез. Сарыклар югалган иде, әле шуларны эзләп чыгып киттеләр. 

– Малны күпләп асрыйсыңмы?

– Бар инде шунда: 4-5 сыер бозаулары белән, атлар 5-6, сарыклар бераз бар. Асрауның да бик файдасы юк хәзер. Сатам дисәң – килер юл ябык, йөрерлек түгел бит. “Алам” дигәннәре дә кире борылып китә. Шөкер, печән җитәрлек. Быел тәк тә кыш чыгарлык кына бар әле. Әле, мин әйтәм, район башлыгы белән киңәшләшеп карыйм микән. Фермер хуҗалыгы буларак теркәлеп булмасмы? “Карт инде син”, диярләрме? 80 яшьтә кем сиңа мал асра дип акча бирсен инде (көлә). Әнә Карт авылында фермерларга ярдәм иткәннәр дип, Актаныш радиосы сөйләгән иде. 

– Радио тыңлыйсың димәк? Ә телевизор карыйсыңмы?

– Күрсәтми башлады әллә ни! Теге цифровой дигән нәстәне алып кайтып куйдым инде. Көйлисе генә калды. Ә болай, бар яңалыклар белән дә хәбәрдар мин. Ходайның рәхмәте, халык та күп йөри. Ямансулап ятарга вакыт юк. Күптән түгел Ленар Шәех та кереп хәл белеп чыкты. Әнә күпме китап калдырды (диванда яткан бер өем китапка ишарәләп). Укыйм хәзер рәхәтләнеп. Әле шушы көннәрдә генә Ягъсүф Шәфыйков “Хуш, Агыйдел!” китабын бүләк иткән иде, шуны укыйм вакыт булганда. Бу спектакльне Актаныш сәхнәсендә дә куйдылар. Карарга бардым. Бик ошады...

– Синең фикер ничек, дөрес­леккә туры киләме?

– Язучы кеше бераз матурламый калмый инде. Ә нигездә, сәхнәдә күрсәтелгәннәр, барысы да дөрес. Ул зират күчерүләр, күз яше ...

– Су басмады бит инде, бар да яхшы. “Эх, мин дә кире кайтыр идем” дигән сүзләр ишетелмиме?

– Яшьләргә ник кирәк бу?! Өлкәннәр уйласа гына инде... Алары да юк диярлек. Сарапулга киткән Шәех абый Хәйруллинны исәпкә алмасаң, авылның иң өлкән кешесе мин. Монда берәрсе кайтып төпләнер дигән өмет юк. 

– Әле күреп  өлгердем, трактор да алып җибәргәнсең...

– Әй, “әби” инде ул... Таушалган шактый. 

– “Әби” дисең. Каян беләсең аның хатын-кыз икәнен?

– Бәй, әби булмый, кем дисең! Чырыш бит ул! Хатын-кыз кебек. Инде алганга ничә ел. Шөкер, эшли әле. .. 

Менә шундый җор телле, рәхәт кеше ул Габдулла абый Хәйбуллин. Авылдашлары яратып, Тукайга ишарәләп “Апуш” дип йөртә аны.  

Гомумән, үзгә халык яши биредә. Гражданнар сугышы чорында да бу җирлектә яшәүчеләр акларны яклап чыккан. Чөнки балык, печән белән сәүдә итеп мал туплаган байлар күп булган монда. Ни дисәң дә, тырыш халык яшәгән. Габдулла агай шуларның берсе һәм соңгысы дип әйтсәк тә арттыру булмас. Күңеле тыныч аның. Коммуналь түләүләр күп килгән дип тә көрсенми. Барысы да үзендә. Ә иң мөһиме – туган нигездә нык басып тора. Туган туфрактан атлап йөрү, туган якның шифалы һавасын сулау – үзе бер бәхет, үзе бер сөенеч. Хәер, моны нигездән читкә киткәннәр яхшы беләдер...

Руслан УСМАНОВ. 

Актаныш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев