Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Миләүшә Галиуллина: Китапханәләргә ачык йөз

«Татарстан китап укучылар саны буенча Россиядә беренче урында тора».

«Театрларның репертуарын илдәге идеологиягә туры килү-килмәү мәсьәләсендә тикшерүләр башланырга тиеш». «Мәшһүр шәхесләребезнең кабер ташларын саклауны кичекмәстән дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк». Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли китап­ханәдә булып узган коллегия утырышында шушы һәм башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. 

Мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең чыгышында, иң элек, үткән елда зур уңыш белән узган чараларга тукталды. Шуларның иң беренчесе, әлбәттә инде, «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе. Рес­публикабызның 43 районында гомер кичерүче үзешчәннәрнең чыгышы Казан халкында онытылмаслык тәэсирләр калдыр­ды. Билгеле булганча, Арча районы – баш бүләккә, тагын тугыз район осталары төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Бәйгенең жюрие бик кыен хәлдә калгандыр, чөнки һәр районда кабатланмас һөнәр ияләре, җырчы, биючеләр бар, бөтен катнашучылар зурдан кубып килгән. Шулар арасыннан нибары унысын гына бүләкләү бик аз, әлбәттә. Коллегиягә килгән район мәдәният башлыклары да бу хакта борчыла икән. Мәсәлән, Мамадышның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов күбрәк катнашучыларны бүләкләү тәкъдиме белән чыкты һәм артистларны башкалага алып килү өчен автобус кирәклеген әйтте. Иң куандырганы – 2024 елда бу бәйгене дәвам итмәкчеләр, аның приз фонды хәзер 10 миллион сум тәшкил итә, катнашучылар өчен тагын бер бүләк тәгаенләнгән. Конкурстан күренгәнчә,  авылларыбызда чын сәнгать, мәдәният сакланган һәм аны зурдан кубып халыкка танытуыбыз – әйбәт фал.

2023 елда, алдагысы белән чагыштырганда, «Пушкин картасы»ннан файдаланучылар саны артуы да кәефне күтәрде. Без Россиядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстаннан соң дүртенче урында. Чыннан да, «Пушкин карта»сы кертелгәннән бирле, театрларның ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән бериш балалар һәм яшүсмерләр дә хәтта спектакльләргә йөри башлады. Әмма мәсьәләнең күңелне тырнаган икенче ягы да бар. Театрларыбыз «Пушкин картасы» ярдәмендә күбрәк акча эшләү өчен чамадан аша сыман. Барысы да «Пушкин картасы» дип җенләнгән. Күбрәк баланы, яшүсмерне җәлеп итәселәре килә. Яшь буын исә башлыча – рус телле. Әле күптән түгел Г.Кариев театрында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәре буенча куелган «Матурлык»  спектакле, мәсәлән, яртылаш рус телендә бара. Әсәрнең бериш геройлары рус милләтеннән булганы өчен генә түгел, «Пушкин картасы» белән түләп театрга килгән яшь тамашачыга ярар өчен махсус шулай эшләнгән, дигән шик бар. Акча күбрәк эшлим дип газиз театрларыбызны рус теленә күчерә башласак, татар кешесенә шәһәрдә күңеленә үз ана телебездә азык алырдай бүтән урын да калмый түгелме соң инде? Акча артыннан куып, сәнгать, мәдәниятнең эчтәлеге-асылына зыян китермәгәе. Бу хакта коллегия утырышында үзенең йомгак­лау сүзендә республикабызның премь­ер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да билгеләп үтте.  Кайбер мәдәният оешмаларына исә, әйтик, опера һәм балет теат­рына «Пушкин картасы» белән билет алырга бөтенләй мөмкинлек юк, чөнки, беренчедән, билетларның шактый өлеше таратучылар аша сатыла, кассада да карта белән мәшәкатьләнеп тормыйлар, куар-код аша «Кассир.ру» сайтына юллыйлар. Ә анда «Пушкин картасы» белән алу мөмкинлеге ачылганчы билетларны өч-дүрт ай алда күз ачып йомганчы сатып алып бетерәләр. Шулай итеп балаларыбыз иң матур һәм республикабызда иң кыйммәт опера һәм балет спектакльләрен тамаша кылудан мәхрүм. Һәрбер ата-ананың 5 меңгә кадәр җиткән билетны сатып алырга мөмкинлеге юк. Шулай да без «Пушкин картасы» өчен бирелергә мөмкин булган федераль акчаларның 35 процентын гына сарыф иткәнбез икән әле. Коллегиядә мәдәният оешмаларын бу мәсьәләдә активрак эшләргә чакырдылар. Театрларыбыз тагын нинди мөгез чыгарыр – бер Аллаһ кына белә... 

Сүз уңаеннан, театрларга репертуардагы бөтен спектакльләрен яздырып, ведомствога тапшыру бурычы куелган. Чөнки хәзер дәүләт йөкләмәсенең ничек үтәлүен җентекләбрәк тикшермәкчеләр, ди. Аерым алганда, мәдәни оешмаларның кыйбласын Россиянең тоткан рухи-әхлакый кыйбласы белән тигезләп, шул исәптән, патриотизм, Ватанга хезмәт итүне алга сөрмәкчеләр, имеш...

Министр Ирада Әюпова 2023 елда республикабызда соңгы биш елдагы күрсәткечләрне узып, 13 мемориаль такта һәм 7 һәйкәл куелуын шатланып искәртсә дә, бу юнәлештә башкарасы эшләребез байтак әле. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов, мәсәлән, үз чыгышында,  мәшһүр шәхесләребезнең республикабызда гына түгел, Россиянең төбәкләрендә һәм чит илләрдәге кабер ташлары һәм төрбәләрен дәүләт дәрәҗәсендә карап, төзекләндереп тору кирәк, дип чаң сукты. Вакыт аяусыз, адәм баласының мәнсезлеге аннан да яманрак, мәсьәләне кичекмәстән игътибарга алмасак, киләчәк буыннарга ни-нәрсә калдырырбыз, диде ул. Айнур Әхәт улы Фәннәр Академиясенең 2023 елдагы уңышлары арасында Казан Кремленең Спасс манарасы музее экспозициясен әзерләвен әйтеп үтте. Үткән елның 1 нче сентябрендә ачылган әлеге музейны җиде мең ярым кеше караган. Әмма археология музее язмышының һаман хәл ителмәве турында көрсенеп сөйләде. Гәрчә 2005 елда ук бу хакта сөйләшүләр башланган булса да, 2020 елда Фәннәр Академиясе музейны эшләтеп җибәрү өчен бөтен кирәкле документларны тапшырган булуына карамастан, ул бинада әле һаман да төзекләндерү эшләре тәмамланмаган. 550 мең саклау берәмлегенә ия бу музей Казан халкын да, туристларны да җәлеп итәр иде, диде докладчы. А.Тимерханов шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хәзер Кремльдәге «Манеж» күргәзмә залы бинасында урнашкан язма мирасы үзәге нигезендә татар халкының язма мирасы музеен һәм борынгы язма чыганакларны реставрацияләү лабораториясен ачу кирәклегенә дә игътибар юнәлтте. 

2024 елда китапханәләрне тулыландыру алда тора. Китап бастыру кыйммәтләнә, акча очсызлана, шуңа күрә бу тармакка бүленгән акча җитми кала. Өстәвенә, укучыларның соравын канәгатьләндерә алмау очраклары нык артып, 40 процентка җиткән. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң күп китап укучы төбәк исеменә лаек булганбыз икән, бу югарылыкны киләчәктә дә сакларга кирәк, диде министр. Коллегия утырышының милли китапханәдә үтүе дә тикмәгә генә түгел. 

Быел республикабызда – Төрк­мәнстан, Кыргызстан, Мексика көннәрен, Азәрбайҗан, Иран, Мисыр, Пермь краенда исә Татарстан көннәрен үткәрү алда тора. «Китапханә башкаласы» бәйгесе, федераль дәрәҗәдәге музей форумы, Брикс илләре саммиты, «Игры будущего» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры кысаларында мәдәни чараларны, егерменче мөселман киносы фестивален, Татаркиноның 100 еллыгын, II Бөтенроссия «Фольк­лориада»ны югары дәрәҗәдә үткәрәсебез бар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына да күп калмады. Алдан аяк киенеп куярга кирәк. 2024 ел Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителгән. Мәдәният министрлыгында бу юнәлештә дә чаралар каралган. Февральдән, мәсәлән, гаилә абонементы һәм «балалар-балаларга» проектлары гамәлгә керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев