Авылларны тәрәзә йөзлекләре ямьли
Татарстан Фәннәр академиясендә «Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе» исемле халыкара симпозиум үтте. Ике көн дәвам иткән җыенда Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан дәүләтләреннән, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Россиянең Идел буе республикалары һәм башка төбәкләреннән галимнәр катнашты. Кунакларны Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм...
Татарстан Фәннәр академиясендә «Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе» исемле халыкара симпозиум үтте. Ике көн дәвам иткән җыенда Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан дәүләтләреннән, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Россиянең Идел буе республикалары һәм башка төбәкләреннән галимнәр катнашты. Кунакларны Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Россия сәнгать академиясенең бүлек мөдире Александр Греков, Татарстанның атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова һ.б. сәламләде. Җыенны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм гамәли сәнгать бүлеге (җитәкчесе - сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова) оештырган иде.
Танылган рәссам һәм шагыйрь Хәмит Латыйпов бу эшкә дәүләт игътибарын көчәйтергә, бу төр сәнгатьне яңарту өчен күпмедер финанс бүлеп бирү зарур икәнлеген искәртә. Ул үзе Казанның 1000 еллыгына милли бизәкләрне кулланып, 400 сувенир әзерләгән. Аларны урнаштыру мәсьәләсе белән ул чактагы Казан шәһәре мэры К.Исхаковка да, мәдәният бүлегенә дә кергән. Кызыксынучы табылмаган. "Әгәр дәүләт бу төр сәнгатькә битараф икән, ул - бетәчәк. Русларларның "Богородская резьба", "Хохлома" дигән бизәкләре бар. Дәүләт аларны саклап калу һәм үстерү өчен зур суммалар түгә, фабрикалар ача. Алар эшли, бизәкләр дөнья буйлап тарала, рус халкы үз сәнгатен таныта", - дип ачына Хәмит әфәнде. Талант иясе рухи ләззәттән башка хөрмәт күрми икән, ул инде башка шөгыль табарга мәҗбүр. Милли бизәкле сувенирлар белән генә акча эшләп булмый. Ай дәвамында ясаган сувенирларының берничәсен сату - аларны Казанга китереп тапшыру, кайту чыгымнарын да капламый. Хәмит әфәнде 200 сувенир-сын, 400 сувенир-тәлинкә эскизын әзерләп тә, аларны эшләүдән бер фәтва да күрмәячәген әйтеп гарьләнә.
Моннан тыш Россия күләмендә хәзер "Русские деревянные наличники", "Русское окно", "Русские двери" дигән проектлар бар. Илдә бу юнәлеш инде киң колач алган. Сәнгать белгечләре Татарстанда да шундый проектлар эшләргә, милли сәнгатебезне саклау, үстерү өлкәсендә күләмле эш башларга кирәклеген искәртә. Һәр төбәктә, авылда, районда "Мирас" программасына кергән, яки танылган шәхесләр белән бәйле тарихи йортларны барлап, бизәкләрен өйрәнеп, аларны саклап калу, консервацияләү, элекке осталарны табып, аларның эш алымнарын яшьләргә тапшыруны оештыру турында сүз бара. Сәнгать белгечләре, авылларга килеп кергәч, гаҗәеп матур йортларыбызның аяныч хәлдә сакланганын күреп ачынулары турында сөйли. Билгеле ки, бу мәсьәләгә хакимият, мәдәният бүлекләре игътибар итәргә тиеш. Йортларга, аларны туристлык маршрутына кертеп, яңа сулыш бирергә мөмкин. Элекке өйләрнең, көнкүреш әйберләренең матурлыгын, милли бизәкләрен яшьләребезнең дә бәяләве кирәк.
Шунысы куандыра, безнең осталарыбыз һәм остазларыбыз, талантлы шәхесләребез бар әле. Төрки-монгол, төрки, Ислам традицияләренә нигезләнгән татар традицион мәдәнияте Фәннәр академиясенең фойесында куелган күргәзмәдә дә чагылыш таба иде. Биредә республикабызның эш йөрткән төрле стильләрдә агач ую сәнгате осталары эше белән танышу мөмкинлеге тудырылган. Хәмит Латыйповның балбалларга охшатып эшләгән сыннары төрки традицияләрне дәвам итүен дәлилли. Агач эше остасы Ренат Әхмәтов татарларның иң матур тәрәзә йөзлекләре, капкалардагы бизәкләрнең үзенчәлекле үрнәкләрен симпозиумга махсус әзерләп килгән. Аның җәмәгать биналарын бизәү өчен агачны кисеп, уеп, зәркән сәнгатендәге бизәкләрне кулланып ясаган композициясе симпозиумга килгән белгечләргә аеруча кызыклы. Аларда үсемлек бизәкләрен дә, төрки халыкларга гына хас орнаментларны да күрергә мөмкин. Күргәзмәгә башка халыкларның агач ую сәнгате буенча казанышлары да куелган. Үзбәкстан остасы Шоназар Җумаевның агачны уеп эшләнгән паннолары, Коръән аскуймалары, пеналлары Урта Азия халыкларының сәнгатен күрсәтә. Экспозициянең фоторәсемнәр өлешендә дә йортларыбызны бизәү сәнгате үрнәкләре күп. Әйтик, район үзәге Мөслимдә яшәүче Ильяс Зиннуров йортының матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Ул өенең кәрнизләрен, түбә кыекларын, капка-коймаларын агачны челтәрләп бизәкләгән. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев