Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Эшлекле мәҗлес

Айдар Сәлимгәрәев Абхазиянең «Апсны» милли газетасын 105 еллыгы белән котлады

Узган елның сентябрендә «Татмедиа» АҖ һәм «Апснымедиа» РДУ арасында килешү имзаланды. Шул вакыттан бирле Абхазия ягы өчен онлайн мәктәп оештырыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» газетасы верстальщигы Илдар Габидуллин 2023 елның декабрендә «Республика Абхазия» һәм «Апсны» басмалары хезмәткәрләре өчен укыту үткәрделәр.

 

 

«Апсны» газетасының 105 еллыгына багышланган юбилей саны «Шәһри Казан» газетасы тәкъдиме буенча эшләнгән.

Бүген Айдар Сәлимгәрәев Абхазиянең «Апсны» милли газетасын 105 еллыгы белән котлады.

105 ел элек, 1919 елның 27 февралендә беренче абхаз газетасы «Апсны»ның беренче саны дөнья күрә. Басманың мөхәррире булып абхаз язма әдәбиятына нигез салучы Дмитрий Гулиа тора.

Газета ике елга якын чыга, ләкин соңыннан грузин меньшевиклары басманы тыйган һәм ул чыгудан туктаган. Әмма 1921 елда, Совет хакимияте урнаштырылганнан соң, газета яңадан «Аԥсны ҟапшь» – (Красная Абхазия) исеме белән чыга башлый.

 

 

«Апсны» газетасы язма мәдәниятнең тамырлануында һәм үсешендә, аеруча абхаз журналистикасы һәм нәфис әдәбиятының формалашуында зур роль уйный. «Апсны» газетасында танылган авторларның шигырьләре, очерклары, хикәяләре һәм драма әсәрләре басыла башлый. Газета битләрендә 1919 елда абхаз телендә Дмитрий Гулианың беренче «Под чужим небом» хикәясе басылып чыга. Шулай ук абхаз әдәбиятында беренче драматик әсәр - Самсон Чанбаның «Махаджир»ы «Апсны» газетасында басылып чыга.

«Апсны» газетасы республика тормышындагы сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни вакыйгаларны яктырта. Абхаз язучыларының кече формадагы шигырьләре һәм проза әсәрләре еш басыла.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев