Морад Дусай: «Биш дурак»
Әдәби сәхифә

Морад Дусай: «Биш дурак»

(УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

Озак кына күрешми торганнан соң, Газинур Ркаил дустының хәл-әхвәлен белешергә дип, «Идел» журналы редакциясенә сугылып чыгасы итә. Барып керсә, Ркаил бүлмәдә берүзе тирләп-пешеп нидер язып утыра.

Билгеле инде, бер-берсен сагынышып та өлгергән ике ахири очрашу хөрмәтенә бераз кәефләнеп алырга уйлый.

– Карале, – ди Ркаил, өстәлдәге мул гына мәҗлес сыена ишарәләп. – Ничек уйлыйсың, икебезгә генә күңелсезрәк булмасмы соң? Бәлки, безгә, Разил Вәлиев әйтмешли, өченче дуракны да чакырырга кирәктер?

– Кирәкмәстер, – дип, аңа шундук каршы төшә Газинур. – Без икебез болай да биш дуракка торабыз ич инде.

«Казан утлары»


Нет комментариев