Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Галимҗан Гыйльманов: «Лифтта»

(ХИКӘЯ)

12 сәгать 18 минут

Урамга чыгып, җилләнеп кенә керәм дигән идем. Язылып беткән романыма нокта куя алмыйча интегеп утырдым-утырдым да, каләмемне өстәлгә атып, урамга чыгып киттем. Ләкин чыгып җитә алмадым. Лифтта ябылып калдым.

Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк!

Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Бишенче каттан Майсәрә исемле хатын. Җиденче катта яшәүче Исмәгыйль абзый. Сигезенче каттан Нәкыя апа һәм унынчы каттан Адилә исемле кыз.

Башта рәхәтләнеп көлештек. Аннары, кычкырып, кешеләр чакырырга тотындык. Бераздан ишекне дөбердәтә башладык. Алай да беркем килмәгәч, тибенергә керештек. Белеп торабыз: тиз генә чыгып булмаячак моннан. Ял көне бит. Йорттагыларның күбесе дачаларына таралганнар, лифтёр хатын төшке ашына кайтып киткән...

Иң элек Майсәрә телгә килде – алтынчы сыйныфта укучы малаен сүгә башлады:

– Дөмектерәм! Үтерәм шул малайны! Ул булмаса, шушы хәлгә калыр идеммени мин?! «Икеле» алып кайткан бит, юньсез! Укытучысы: «Чиреккә «өчле» чыгарам», – дип шылтыратмаса, аягымны да атламас идем. Моннан исән чыга алсам, үтерәм, дөмектерәм шул чукынчык малайны!

Майсәрәне Нәкыя апа җөпләп алды:

– Ә минеке кичә лаякыл исереп кайткан. Төне буе уфылдап, ухылдап чыкты... Бүген баш төзәтергә аракы сорый. Шул мөртәтнең ах-ух килеп ятуын ишетмәс өчен генә чыгып киткән идем... Котылыйм гына әле шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны!

Исмәгыйль абзый да ачуын чак-чак тыеп торган икән:

– Хатыны хатын кебек түгел! Йә әйтегез, кемнең ире кибеткә сөткә йөри? Юк андый ир! Эшен дә эшлисең, әйберен дә табасың, өстәвенә кибеткә дә чабасың... Моннан соң аягымны да атламыйм! Үзе йөрсен! Җитте!.. Белеп торам: өйдә сөенеп утырадыр әле, күз алдымнан олакты, дип... Ну чыгыйм гына әле!..

Иң ахырдан Адилә сүз алды. Аның еламсырак тавышы болай да нечкәргән күңелләрне тәмам җебетеп җибәрде.

– Әнием... Әнием мине куып чыгарды. Өч сәгатьтән дә иртәрәк кермә, диде. Янына Дамир абый килде, шуңа шулай ди ул... Не-на-ви-жу!

Тагын ярдәмгә чакыра башладык. Кемдер лифт стенасын төяргә,

дөбердәтергә кереште, кемдер сикеренә, тибенә башлады, кемдер йөзен яшереп кенә күзләрен сөрткәләде...

13 сәгать 42 минут

Берникадәр тын калып, моңсуланып утырганнан соң, Майсәрә борчулы тавыш белән сөйләнеп китте:

– Нишләп кенә йөри икән балакаем? Тамагы ачып беткәндер инде

мескенкәемнең... Соңгы вакытларда ябыгып та китте. Ябыгыр да шул. Әнисе көннәр буе эштә йөри. Ял көнендә... менә... лифтта бикләнеп утыра... Башсыз түгел бит ул. Хәзер эләктереп алырга тора. Бераз күз-колак булу гына җитми. И Ходаем, кичерә күр мине, әйбәт ана да була алмадым шул балама... Зинһар

саклап йөрт җанкисәгемне, тәүфыйклы, иманлы ит. Нишләрмен мин ансыз? Ә ул минсез нишләр?.. Их! Исән-имин чыксам, бер тиргәмәс идем үзен, иркәләп-назлап кына йөртер идем. Бала җаны назга ныграк килә бит ул... Моннан соң дәресен дә карап торыр идем, мәктәбенә барып, укытучысыннан да сорашып-белешеп йөрер идем... Йа Рабби, чыгар безне моннан, газиз балам

хакына булса да чыгар!

Нәкыя апаның тавышы да бу юлы йомшак-ягымлы гына:

– Минеке дә ул чаклы юньсез түгел түгелен... Куллары алтын, йөрәге ялкын дигәндәй. Эчүен дә бик сирәк эчә. Бик кирәк булганда гына каба. Кичә дә дачабызга бура сөйләшеп кайткан... Ярата ул мине. Минем өчен бөтенесен эшләргә дә әзер. Бу юлы да эчүен эчкән, ә өч бөртек чәчәк кыстырырга онытмаган... Югыйсә чәчәк бирешергә бала-чага түгел бит инде без... Их, моннан чыга алсам, билләһи дип әйтәм, өф итеп кенә тотар идем дә үзен... Чыгып кына... булмас... шул...

Исмәгыйль абзыйны да танырлык түгел. Аның шундый мөлаем һәм самими чагын мин беренче күрәм әле.

– Моннан соң ипи-сөтне иртән иртүк алып кереп куям. Болай вакытлы-вакытсыз йөрү килешми. Хатын-кызның өйдәге эше дә җитәрлек бит аның... Барысына да ничек өлгерсен ул?! Бу юлы исән-сау калсам, ничек яшәргә икәнен белер идем инде... Чөкердәшеп кенә гомер сөрер идек апаң белән...

Адилә исемле кыз, киресенчә, олыларча, акыллы һәм мәгънәле сүзләр сөйләнде:

– Мин дә әниемне аңламыйм. Гомере буе үзе генә яши бит ул. Минем белән булса да, һаман ялгыз... Беркеме юк бит аның, ә минем әтием юк... Дамир абый да беренче генә килә әле. Әниемә ул бик ошый. Дамир абый да аны ошата. Мин моны беләм, сизәм... Мин аларга бәхет кенә телим. Алар бәхетле булса,

мин дә бәхетле булам бит... Моннан соң әниемне бер дә, бер дә ачуландырмас идем!.. Тизрәк ачсыннар гына...

14 сәгать 58 минут

Ниһаять, лифт ишеген ачтылар. Безне кысан, тынчу, караңгы төрмәдән азат иттеләр. Хәбәр итеп өлгергәннәр: ишек төбендә һәркемне үзенең кадерле, газиз кешесе каршы алды.

Майсәрә шундук малаена барып ябышты. Ябышып кына калмады, аны тозлап-борычлап тирги башлады:

– Нишлисең син, малай актыгы?! Нишләтәсең син анаңны? Үлсен, дөмексен, дисеңме? Бирермен мин сиңа «икеле»не! Нәрсә җитми сиңа? У-у, кибәкбаш, өйгә генә керик әле, күрсәтермен мин сиңа ничек укырга кирәклеген!

Нәкыя апа да, лифттан атлап чыгу белән, бер читтәрәк басынкы, юаш кыяфәттә басып торучы иренә карап кычкырды:

– Ну алкаш, сөендеңме инде? Бөтен ачуыңны чыгардыңмы? Сөен! Икенче мәртәбә, хәлеңә керәм дип, урамга торып йөгермәячәкмен! Хет үл шунда! Бүтән тереләй кабергә керәсем юк! Колагыңа киртләп куй, исерек бүкән!

Исмәгыйль абзый өтәләнеп көтеп торган хатынын бөтенләй күрмәгәнгә салышты. Әмма шунда да теш арасыннан гына хәләл җефетенә берничә ачы сүз әйтеп өлгерде:

– Мәңге сөт капмаслык иттең син мине! Сөтең-ниең белән чукынып

китмисең шунда, ыһ та итмим...

Адилә дә елап-шешенеп беткән әнисенә үчле һәм рәнҗешле иде:

– Или – ул, или – мин!.. Бүтән килеп йөрмәсен, әйт үзенә! Миңа кирәкми ул. Мин ансыз да яши алам... Без... яши алабыз...

Ә миңа нәрсә? Олы, шыксыз авызын ыржайтып карап торган лифт

төбендә ялгызым басып калдым. Гыйбрәт, әлбәттә. Аның каравы, романны төгәлләргә җай табылды. Шунда ук, өемә кереп, тәмамланмаган әсәремнең соңгы җөмләсен язып куйдым: «Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес икән».

 

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев