Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты
Казанның Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйда Раил Нургалиев баш батыр калды. Җиңүчегә тәкә һәм «Лада Гранта» машинасын бүләк иттеләр. «39 нчы машинам, тәкәләрнең саны юк инде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.