Арчаның күн остасы
Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләүче тәҗрибәле чигүче Фәридә Кәримуллина.
Арча осталары Казанга һөнәрләрен күрсәтергә килгәч, тыйнак кына күн читекләр чигеп утыручы бер мөлаем ханым игътибарны җәлеп итте. Карап торышка гади генә күренгән яңа танышыбыз озак еллар буе атаклы Арча милли аяк киемнәре фабрикасында эшләгән тәҗрибәле чигүче Фәридә Кәримуллина булып чыкты.
Түбән Аты авылында туып үскән әңгәмәдәшебез чигәргә үзлегеннән өйрәнә. Безнең якта һәр ике йортның берсендә читек-кәвеш чигәләр иде, ди. 1975 елда Арча фабрикасына эшкә килә. Бервакыт фабрикада түбәтәй чигәргә ният итәләр. Һөнәр өйрәнергә Казанга Фәридәне җибәрәләр. Кайткач, ул башка кызларны да түбәтәй чигәргә өйрәтә. Шулай 2006 елга, фабрика ябылганчыга чаклы дус-тату булып эшлиләр. Аннары фабрикада модельер-конструктор булып хезмәт иткән Айрат Солтанов осталарны үз канаты астына ала. Хәзер исә кайчандыр цех тутырып чөкердәшеп чигү чиккән осталарыбыз, шул исәптән Ф.Кәримуллина да өйләрендә генә эшли.
Өлкән буын осталарының һөнәрне ташламауларына, бер караганда, күңел сөенә. Алар чиккән читекләр заманында чит илләрдәге халыкара күргәзмәләрдә алтын медальләргә лаек булган. Остакуллар җыр, бию, фольклор ансамльләрен читекле иткәннәр. Җырчы, биючеләребез исә шул читекләрне киеп, бөтен дөньяны йөреп чыккан.
Ләкин өлкән буын осталарының аерым-аерым эшләүләре борчуга да сала. Әнә, Фәридә апабыз 70 не тутырып килә. Аның элеккеге хезмәттәшләре дә шул яшьләрдә булыр. Алар киткәч, милли һөнәребез кемгә калыр, дигән уй тынгы бирми. Бу хакта Фәридә апа үзе дә борчыла икән. Бервакыт аңа мәктәпләрдә күн чигү буенча осталык дәресләре үткәрергә туры килә. Яшь буынның милли һөнәребезгә битарафлыгын күреп бик пошына ул. Һөнәр четерекле, телефон, компьютер белән артык мавыкканга, замана балаларының зиһеннәре таркау. Чигү чигү түгел, басылып математика фәненнән мәсьәлә чишү тәртибенә дә төшенәселәре килми. Мондый сыек буын белән нинди киләчәк көтә безне?
Заманында Арча милли аяк киемнәре фабрикасын саклап калып була иде бит. Шулвакыт милли һөнәребез буыннан-буынга табигый рәвештә күчә генә барган булыр иде. Теләк булганда, аны торгызу хәзер дә соң түгел. Ә аннан да мөһимрәге - һәр райондагы сәнгать мәктәпләрендә милли һөнәрләрне өйрәтүне җайга салу. Һәрбер мәктәпкә Фәридә апа кебек берәр останы беркетсәк, һөнәр тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп өйрәтеләчәк.
Беренче станогымны әтием ясап бирде, дип сөйләде Ф.Кәримуллина. Габтухак аганы «тимер алласы» дип бик хөрмәт итәләр. Тимерне буйсындырган кеше агачны гына җиңә инде. Аннары фабрикада эшли башлагач, тормыш иптәше Шамил абый яңа станок ясый. Һөнәр әнә шулай бөтен гаиләне берләштерә, көндәлек мәшәкатьләргә, үзара мөнәсәбәтләргә җылылык өсти...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотода остакул Фәридә Кәримуллина һәм Арча туган якны өйрәнү музееннан кайбер экспонатлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев