Вил Усманов: Халык күңелле, җиңел музыкага өстенлек бирә
12 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале тәкъдим иткән «Республика байлыгы» концерты күрсәтелде. Проектның җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов тамашачыларның классикларыбыз җырларына караганда җиңел, күңелле музыкага өстенлек бирүен әйтте.