Ләлә Гайфетдинова: Аерылышу тарихлары
ЗАГС белгечләре, юристлар, психологларга үз практикаларында аерылышучы парлар белән күп эшләргә туры килә. Алар «Челнинские известия»га иң моңсу һәм гадәти булмаган аерылышу тарихларын сөйләгән.
Кул күтәрү һәм көнчелек
«Бер туй ЗАГСтан соң ук бозылган: рәсми өлештән соң, яшь пар чишмәгә барган, һәм анда кияү, дөресрәге, инде ир, ялгыш кына кәләшнең күлмәгенең очына баскан. Кәләш тавыш куптарган, ә кияү аңа китереп суккан. Шуның белән гаилә таркалган, кунаклар кафега да барып өлгермәгән», – дип сөйләде психолог Нелли Матросова.
Белгеч фикеренчә, сәбәбе – мәхәббәт һәм тәрбия булмау. Алар яратышып түгел, ә башка сәбәпләр аркасында өйләнешкән. Әйе, туй – стресслы чара. Ләкин ике кеше бер-берсен яратышып өйләнешә икән, стресс андый роль уйнамый.
«Хәзер күп кенә яшь парлар бергә яшәп карарга тели, әмма мин үз балаларым өчен моны теләмәс идем. Эчкерсез хисләр булса, бу кичектерү нәрсәгә кирәк?» – ди психолог.
Икенче бер психолог Наталья Аблизина практикасындагы очрак аның хезмәттәшенең карашына каршы килә.
«30 яшьлек ир туйдан соң 2 ай үткәч аерылыша, бөтен гаепне хатынына сылтый. Ул гаиләдә бердәнбер бала булган, иркәләп үстерелгән һәм һәрнәрсәгә бәйләнгән: өстәл әйбәт әзерләнмәгән, савыт-саба дөрес юылмаган, күлмәк яхшы үтүкләнмәгән. Шулай ук ул хатынын билгеле бер позада: аны кочаклап, аягын куеп йокларга мәҗбүр иткән. Әгәр дә йоклап киткәч борылып ятса, ул аңа дәшмичә йөреп, бойкотлар оештырган»,– дип мисал китерә психолог Н.Аблизина.
Шушы очрак уңаеннан белгеч психоанализ классигы Франсуаза Дольтоның «Нормаль аерылышу начар никахтан яхшырак» дигән сүзләрен искә төшерә.
«Партнердан бик күп нәрсә өмет иткән очраклар була. Ләкин ир белән хатынның бер-берсен бөтенләй белмәүләре бик тиз ачыклана. Мондый хәл кешенең гаиләне аңа күп нәрсә тиеш булган әйбер итеп кабул итүе очрагында еш күзәтелә. Шул ук вакытта ул үзе дә каршы якка тиеш булуы турында уйламый».
Менә Чаллы ЗАГСында эшләгән гаилә психологы Люция Чукмаровадан алынган тарих.
«Иртән кабинетка бер кыз бәреп керде һәм ишек төбендә үк: «Ничек аерылышырга?» – дип сорады». Ачыкланганча, аларның туйлары кичә генә булган, алар өйдә бәйрәм иткәннәр, ире эчкән, сүзләргә бәйләнә башлаган һәм бар кеше алдында хатынын таба белән кыйнаган. Аларны, законда күрсәтелгәнчә, 1 айдан соң аердылар, – дип уртаклашты психолог. – Минем кандидатлык диссертациям 90 нчы еллардагы гаилә мөнәсәбәтләре динамикасына багышлана. ЗАГС алып барган аерылышуларның сәбәпләре статистикасында ул вакытта беренче урында «характерлар белән туры килмәү» дигән сүзтезмә булган, ә моның артында алкоголизм, аралаша алмау яшеренгән. Яңа өйләнешкән кайбер парлар, хәтта үз партнерларының характер сыйфатларын күреп тә, бу хәлне җиңелчә генә җиңә булуын, яңадан тәрбияли алачакларын уйлый».
Шундый нигездә булган аерылышу тарихлары журналистика практикасында да очрый, алар редакциягә криминаль белешмәләрдән килә. Менә шуларның берсе.
42 яшьлек балалар бакчасы тәрбиячесе булган кызларының туган көненә әти-әнисе аның хыялын – будуар өстәлен бүләк итә. Әтисе аны җыеп, йокы бүлмәсенә урнаштыра. Хатын хушбуйлар, кремнарын шул өстәлгә тезеп куя. Парфюмерия кичкә кадәр генә тора ала. Хатынның шофер ире, бүләкне күргәч: «Син сөяркәң өчен марафет ясаячаксыңмы?» – дип тузына. Чүкеч алып, өстәлне ватып бетерә, флаконнар тәрәзәдән оча. Талаш шаһитлары, 2 мәктәп баласы, әбиләре белән бабайларын чакырып китерәләр. Алар килгәч, кияүләренә бер сүз дә әйтмиләр.
Хатын-кыз ватыкларны җыештырып тормый, әйберләрен җыя да әти-әнисе белән китеп бара. Ире шалтыратмый, гафу үтенми, күрәсең, үзен дөрес дип саный. Хатын аерылышу өчен гариза яза.
Тую һәм читләшү
«60 яшьлек бай ир-ат картаеп баручы хатынының исеннән чиркана һәм аның янында тора алмый башлый. Күчемсез милекне бүлгәндә хатынының барлык шартларына да риза була. Хатын бик нык елый», – дип сөйләде Чаллы юристы Людмила Головина.
Җенси канәгатьсезлек аркасында ирләр генә аерылышмый. Юрист сөйләвенчә, бер хатын, бай гаиләсен ташлап, яшь сөяркәсе янына китә, аның белән ул традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнгән.
Көнчелек башка гаиләдә аерылышуга сәбәп була. Ире 25 яшьлек хатынына үзенә ошаган кием кияргә, чәчләрен кисәргә, косметика кулланырга рөхсәт итми. Син болай да бик матур, ди. Аерылышуга китергән соңгы тамчы – хатынның иртә белән душтан соң сөлгегә уранган килеш кенә бер минутка балконга чыгып, ниндидер әйберне алып керүе була. Аерылышу процессы озакка сузыла, хәзер икесе дә ялгыз.
Үз практикасына йомгак ясап, юрист аерылышуның ике сәбәбе барлыгын билгеләп үтте: бу – җенси канәгатьсезлек һәм ир-атның табыш китерүче буларак сәләтсезлеге.
Курьезлар һәм татулашулар
Аерылышу тарихлары арасыннан безгә дә кызыклы очраклар эләкте. Ир белән хатын 4 ел яши. Ире берни эшли белми һәм өйдәге бар нәрсәне скотч ярдәмендә ремонтлый. Фатирлары иске була һәм залдагы форточка җимерелеп төшәргә тора. Ул аны да скотч белән урагач, хатыны: «Җитәр!» – дип, аерылыша.
Шәһәрнең ЗАГС идарәсендә аерылышулар буенча баш белгеч Татьяна Милованович фикеренчә, соңгы елларда никахка мөнәсәбәт кискен үзгәрде, кешеләр аңа җиңелрәк карый башлады, туйны гына түгел, аерылышуны да шау-шулы һәм күңелле итеп билгеләп үтәргә мөмкиннәр. Аерылышу турында таныклык алган көнне ЗАГСка дуслары белән киләләр, дус кызлары аерылышкан хатынга, «Яңа тормыш белән!» дип, чәчәкләр бүләк итә.
Татьяна Милованович Чаллы ЗАГСында татулашу булган очракны да искә төшерде.
Чит ил кешесе Чаллылы хатыны белән өйләнешеп 5 ел яши, бу еллар дәвамында ул аны үзенең туган ягына, Германиягә күченергә чакыра. Әмма хатыны моңа каршы була. Ирнең сабырлыгы бетә, һәм ул аерылышу өчен гариза бирә. Билгеләнгән көнне ул ЗАГСка беренче булып килә, бик нык борчыла. Хатын белешмәне соңрак ала. Алар коридорга чыгалар, бергә утырып нәрсәдер сөйләшәләр.
«Без аларны саубуллашалар дип уйладык. Әмма пар көтмәгәндә кулга-кул тотышып һәм, елмаеп, никахны теркәү турында гариза бирү өчен кабинетка керде»,– дип сөйләде Т.Милованович.
«Челнинские известия» газетасы үткәргән сораштыру буенча, өйләнешкән парлар арасыннан холыклары туры килмәгәнгә аерышучылар – 30, акча җитмәгәнгә аерылып китүчеләр – 18,5, парларның берсе хыянәт иткәнгә күрә гаилә җимерүчеләр – 16, 3, ирләре яки хатыннары эчкәнгә яки наркотик белән мавыкканга күрә аерылучылар – 15,2, туганнары гаилә тормышына кысылганга күрә аерылып китүчеләр – 12,5, яшәргә торак урын булдыра алмаганга күрә аерылышучылар – 6,5, балалары булмаганны сәбәп итеп гаилә таркатучылар 1 процент тәшкил итә икән.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.
Ләлә ГӘЙФЕТДИНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев