Рәнҗемә, әни!
Еш кына авылдашлар, тирә-күршеләр, туганнар: “Хәлең нихәл?” – дип сорашалар. Ә Гөлгенәнең хәлен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Ул хәленнән килсә, йөрәген ярып бирер иде дә, анда күпме яра барын, ничә һәнҗәр кадалуын күрсәтер иде. Үз хәлен кеше үзенә генә аңлый шул.