Төрмәдә туган кыз
Рәмзиягә бу яман ат туганда ук тагылган. “Төрмәдә туган!”. Хәтта бер гаебе дә булмаса да, бик күп гарьләнә, әрни, үрсәләнә ул бу сүз өчен. Туганда ук бәхетсезлек пәрдәсенә уралуы өчен кемне гаепләргә дә белми.
Үсә, аңлый барган саен кыен, бик бик кыен була аңа. Ни өйдә әтисеннән кала ачык йөз күрсәтүче булмый. Кечерәк чакларда урам малайларының ни өчен үртәвен, бик аралашырга теләмәвен аңлап бетермәсә дә, акыл кергән саен үзе алардан читләшә, “төрмә” сүзенең нинди шомлы булуын көннән-көн ныграк аңлый бара. Ә әтисенең берайчан да әнисен гаепләгәне, аның турында начарлап сөйләгәне булмый. Күрәсең, ул аны, шундый халәттә дә, хәтта төрмә хатыны булса да, сукырларча яраткандыр, шуңа күрә дә һаман-һаман гаепләрен кичерә килгәндер... Ә бәлки балаларының күңелендә матур, әйбәт әни яшәвен, аңа карата бераз булса да хөрмәт бөреләнүен теләгәндер...
Кайсы урында абынган Дания? Ни өчен гаиләсеннән, балаларыннан урам тормышын өстенрәк күргән? Ялгыш адымга нәрсә этәргән бу нәфис затны? Үскән саен Рәмзиянең күңелендә сораулар бәйләме арта бара. Бер генә дә тупасланган куллар белән, олыгайган кыяфәттә, тәмәке исе аңкыган, әшәке сүзләр кыстырып сөйләшкән халәттә күрәсе килмәде әнисен. Ә шулай да үзәкләре өзелеп, әни дип дәшәсе, аны кысып-кысып кочаклыйсы, ул пешергән ризыклар белән сыйланасы килә аның. Әтисенә рәхмәтле кыз, ул балаларын бар нәрсәдән өстен күреп ярата, кадерләп үстерә, эшкә өйрәтә, усаллардан яклый, начарлыклардан саклый. Беркайчан йөзенә боеклык, кайгыру кыяфәте чыгармый, бик күпләрдән аермалы буларак, кечкенә генә проблемалар алдында да сынып төшми, ихтыяр көчен югалтмый, тормышы бозылуны сәбәп итеп, аракы шешәсенә үрелми. Ялгыз башына балалар үстерү авыр булса да, хатыны исән була торып, кабат өйләнү турында да уйлап карамый. Мондый әтиләр сирәктер! Балалар бәхетенә ул аек акыл белән яши, тормыш дилбегәсен үз кулына ала.
Дания белән Халит тулай торакта танышалар. Икесенең дә авылдан килеп, эшкә урнашып, бүлмә алып йөргән чаклары була бу. Кала зур һәм киң. Авылдан килгән һәркемне сыендыра. Ләкин күп кенә оешмалар эшкә алсалар да, торыр урын бирергә ашыкмыйлар. Шуңа күрә дә, эшнең авырлыгына да карамастан, алар икесе дә моторлар төзү заводына килеп урнашканнар. Тулай торакта да алар яңа кешеләр. Авыл балалары өчен бөтенләй дә чит булган тормышка ияләшүе бер дә җиңел түгел. Әнә шулай бер-берсен тулыландырып яши башлыйлар. Кызның да егеттән башка хәлен сорашучысы булмый, егеткә дә сердәшче, киңәшче кирәк. Сменалары туры килгәндә эшкә бергә баралар, бергә кайталар, кичләр дә икәү янәшә булганда күңеллерәк, тизрәк үтә.
Мәхәббәт ташып торган ике йөрәк кавышу сәгатен артык сузуны кирәк санамый. Алар бер гаилә булып яши башлый. Халит бары кияү егете булып кайткач кына кызның нинди гаиләдә үсүен күрә. Бермәлгә күңелсезләнеп калса да, Даниясенең җимеш агачыннан ерак тәгәрәвенә ышанасы килә. Аны яратуына, гомерлек яр итеп сайлавына үкенермен дигән уйлар һич кенә дә башына килми.
Данияләр авылына кайтып, урам буйлап атлаганда, һәр йортның капкасына шушы түгелме икән дип текәлә ул. Кыз тын гына атлавын дәвам итә. Егет артык сораулар биреп борчырга теләми. Җирдән чак кына күренгән, кечкенә генә тәрәзәле өй каршына килеп туктагач та, эчкә керергәме, кермәскәме дип икеләнеп кала. Инде тәмам таушалган, күптән ир кулы күрмәгән бу йортта тыштан карасаң, бер дә кеше тора дип уйларлык булмый. Авыл халкы белән аралашканнан соң гына, Халит Даниянең әнисенең ирдән-иргә йөрүен, исерткечләр белән мавыгуын белеп ала. Йорт эчендәге тәртипсезлек, кызы кайткан көнне аек булса да, тәмам эчеп арганы йөзенә чыккан, күз төпләре шешенгән әни кешенең теләр-теләмәс кенә каршы алуы Халитны аптырашта калдыра. Ул биредә озак торырга теләми, тизрәк китү ягын карый. Кызның тормышлары хакында берни сөйләмәвенә бер ачуы чыкса, уртак таныш-белешләрдән нәсел-нәсәбен сорашмавы өчен тагын да үкенә. Ярар, әнисе белән яшисе түгел дип тынычланып, тормышын дәвам итә, башка беркайчан да ул авылга кайтып күренми егет.
Бер карасаң, шундый гаиләдә үсүенә кыз бит гаепле дә түгел кебек. Ул бу очракта үзе дә корбан. Бәхетсезлек аны туу белән эзләп тапкан.
Һәрвакыттагыча тормышның башы матур башлана. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә торсалар да, ике арада аңлашу булгач, бар нәрсә дә җитеш күренә аларга. Гаиләдә тынычлык булгач, эштәге авырлыклар да җиңелрәк уза. Тик, бала туып, Дания өйдә утыра башлау белән арага салкын җилләр керә башлый. Хатын инде ирен элеккечә елмаеп каршы алмый, төртмә сүзләр дә ешрак яңгырый. Тавыш-гаугалар артканнан-арта бара. “Сабыр бул, кызым, тормышыңны бозма”, - дип киңәш бирүчесе юк. Әни киңәшләре, газизенең үгете аның өчен чит нәрсә. Ахыр чиктә Дания ирен тормышны алып барырлык акча эшләмәүдә гаепләп, төнге сменага эшкә чыга. Көндез ир, төнлә хатын эшли. Менә шунда ул үзенә яңа дуслар таба, акрынлап эчәргә, урлашырга өйрәнә. Кырын юл белән килгән табыш аз-маз гаиләне тартып барырга җитсә дә, аның азагы әйбәт тәмамланмаячагы көн кебек ачык була. Даниянең дә эзенә төшәләр, кулыннан тоталар. Шулай итеп, хатын хәрәм белән мавыгып хәләленнән дә колак кага. Аны эшеннән куалар. Бик күп суд юллары таптала. Ни эшләргә дә белмәгән ир, гаиләсен алып авылга кайтып китәргә дигән карарга килә. Хатыны да шәһәрнең чит гадәтләреннән читләшер, бар көчен гаиләгә, балалар үстерүгә багышлар дип өметләнә. Аннары соң бит авылда тырышкан-тырмашкан кешегә үз көнен үзе күрергә мөмкинлек бар.
Тик хикмәт шәһәрдә генә булмый шул. Бозыклык канына салынган Данияне авыл гына туры юлга бастыра аламы соң? Аны тәрбияләргә инде соң. Ул гаилә җылысы тоеп, эш тәмен белеп үсмәгән. Менә кайчан аңлый Халит кем белән бәйләнгәнен. Менә кайчан исенә төшә аның матурлыкның кунакка барганда гына кирәк булуын.
Каенана-каената йортына кайтып кергәч, Дания башта югалып та кала. Чит йортта, чит кешеләр арасында, чит гадәтләр белән яшәп китәсе бер дә җиңел булмый аңа. Ә менә бала өчен монда барлык шартлар да бар, шул ук вакытта әби-бабай тәрбиясе дә бик мөһим. Өлкәннәр киленне эш рәте белмәүдә гаепләсәләр дә, балаларының яннарына кайтуы өчен сөенәләр. Картлык көннәрендә терәк тә, таяныч та, иптәш, ярдәмче дә булачак бит алар. Яман аты ияреп кайткан, суд карары шартлы җәза биргән Данияне бер кая да эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Ул башта вак-төяк эшләрдә йөрсә дә, аннан фермага бозаулар карарга урнаша.
Чир китә, гадәт китми, диләр. Вакытлыча гына басылып торган булган икән. Кабат дуслар белән оешулар, эчеп кайтулар китә. Фермада нәрсә югалса да, хатынга яба, аннан шикләнә башлыйлар. Ферма ызбасындагы кәеф-сафа корулар күп кенә тигез гаиләләрнең тынычлыгын боза. Соңыннан Данияне эштән чыгарырга мәҗбүр булалар.
Аракы сөреме аңын томалаган хатын каенана-каенатадан оялуны да белми, бала хакы дигән төшенчә дә аңа ят. Үзе үскән бит әле, үсәр дип уйлый. Дания әтисез дә үскән, төрле салмыш абыйларга әти дип дәшәргә дә мәҗбүр булган. Ә улының үз әтисе, дәү әни, дәү әтисе бар. Аны кайгырталар, ашаталар, эчертәләр, мәктәпкә озаталар, каршы алалар. Шулай дип үз-үзен аклап, төзәлү хакында уйлап та карамый. Ә ир сүзләре аның ачуын гына кабарта. Янына утырып сөйләшүнең дә, оялтырга тырышуның да мәгънәсе булмый.
Эчүнең, акылсызлыкның азагы яман тәмамланасын көт тә тор. Дания дә баш төзәтергә акча таба алмагач, күптән түгел генә төрмәдән кайткан яңа танышы белән ялгыз яшәүче әбинең йортына килә. Алар икәүләп аны кыйнап, әбинең үлемтеккә дип җыйган соңгы акчаларын талап алып, төне буе кәеф-сафа коралар. Шуннан соң инде ул башка ир йортына, баласы янына кайтып күренми. Озак кына тикшерү эшләреннән соң, Данияне шактый вакытка утырталар. Бу вакытта аның йөрәк турысында дөньяга килергә дип талпынучы яңа тормыш башланган була.
Менә Рәмзия әнисенең шушы акылсызлыгы, гөнаһлары өчен гомере буе түли дә инде. Аның төгәл генә кем баласы икәнлеген белмәсә дә, әтисе бик ярата.
Халит әти-әнисе ярдәмендә балаларны аякка бастыра. Шунысына шатлана ул: улы да, кызы да тормышта үз урынын таба белгән. Берсе дә әнисе сукмагына басмаган. Күрәсең, өлкәннәр тәрбиясе, әтиләренең тырышлыгы үз ролен уйнаган.
Дөрес, төрмәдә туган, бозыклык җимеше булган Рәмзиягә җәбер-золымнарны, кыенлыкны күп күрергә туры килгән. Нечкә күңелле кыз бала буларак, җаны өтәләнгән, янәшәдәгеләрнең хаксызлыгын аңлатырга тырышкан көннәре дә аз булмаган. Шул ук вакытта әнисен күрәсе килү теләге дә гомер дәвамында озата килгән. Әтисе сүзләренчә, Дания төрмәдән кайта алмаган, ул биредә үпкә чире эләктереп, тернәкләнә алмыйча, вакытсыз гүр иясе булган.
Әнисезлек үзенекен иткән, Рәмзия бик теләсә дә үзе теләгән уку йортына керә алмаган. Чөнки әтисе баласын калага чыгарып җибәрүдән, аның читкә киткәч, ялгыш юлга басуыннан нык курыккан. Ул районнарында медицина техникумы тәмамласа да, рәтле эшкә урнаша алмый. Медпунктта җыештыручы булып кына эшли. Яман аты чыккан анадан туган кызны кияүгә алырга теләүче дә тиз генә табылмый. Хәер, аның үзенең дә эчендә гомер дәвамында ниндидер бер уңайсызлану, гарьләнү, кешеләрдән читләшү яши. Шулай да ул бәхетен тапкан дип әйтеп була. Олыгаеп кына кияүгә чыкса да, тормыш ярыннан уңа Рәмзия. Бүген һөнәре буенча эше бар, балалары үсеп килә. Дин юлыннан китеп, мәчеттә дин сабаклары укытып йөри. Ләкин шулай да халык арасында: “Төрмәдә туган кыз” дигән сүз йөрүен дәвам итә.
Сәйлән Әхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев