20 июнь 2023 яңалыклары
-
Космоста да туристлар
SpaceX быел 21 майда Халыкара космос станциясенә Falcon-9 ракетасында икенче төркем туристларны җибәрде, аларның һәркайсына әлеге билет 55 миллион долларга төште.
-
Рәнҗемә, әни!
Еш кына авылдашлар, тирә-күршеләр, туганнар: “Хәлең нихәл?” – дип сорашалар. Ә Гөлгенәнең хәлен сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Ул хәленнән килсә, йөрәген ярып бирер иде дә, анда күпме яра барын, ничә һәнҗәр кадалуын күрсәтер иде. Үз хәлен кеше үзенә генә аңлый шул.
-
Төрмәдә туган кыз
Рәмзиягә бу яман ат туганда ук тагылган. “Төрмәдә туган!”. Хәтта бер гаебе дә булмаса да, бик күп гарьләнә, әрни, үрсәләнә ул бу сүз өчен. Туганда ук бәхетсезлек пәрдәсенә уралуы өчен кемне гаепләргә дә белми.
-
Халисә Ширмән: «Унсигездә кызлар шундый гүзәл...»
(ШИГЫРЬ)
-
Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы көтелә
2023нче елның 16-23нче август көннәрендә Шәһре Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форумга гаризалар 2023нче елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
-
Быел татар журналистикасында көндезге укуга бюджет урыннары юк
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен бюджет урыннары булмавын әйтте.