ИҺТИЛАЛ МӘЙДАНЫНА БЕР ПӘҺЛЕВАН ҖИТМИ
Бер үк буын вәкиле булмасак та, мин Җәмит абый Рәхимовны шактый күптән белә, хөрмәт итә һәм җылысына гел тартыла идем. Җөмһүриятнең төрле төбәгендә яшәсәк тә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәби һәм тарихи кичәләрдә, каләмдәшләребезнең юбилейларында аның белән иңне-иңгә куеп утыру бәхетләре эләкте.
Без, мөгаен, аның белән - рухи туганнардыр. Милләтебез тарихындагы ак...