Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

20 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.43 сәгатьтә калка, 14.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. Тәүлек энергетикасы кеше өчен бик файдалы. Үзеңне күтәренке рухта тотарга, тойгы-кичерешләрне йөгәнләргә кирәк. Теләсә нинди яман фикер кәефне кырырга мөмкин. Яңа һөнәр...

20 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.43 сәгатьтә калка, 14.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кеше өчен бик файдалы. Үзеңне күтәренке рухта тотарга, тойгы-кичерешләрне йөгәнләргә кирәк. Теләсә нинди яман фикер кәефне кырырга мөмкин. Яңа һөнәр өйрәнү, кибеттә йөрү хуплана. Ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Шоколад шифа бирә (1)

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. Япон галимнәре исә, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди.

21 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.50 сәгатьтә калка, 15.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди яңа эш башларга ярамый. Хисләр ташкынына бирешмәү сорала. Бурычларны түләргә, үткән айга нәтиҗә ясарга кирәк. Организм хәлсез, чөнки энергия сарыф ителеп беткән. Аяклар, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү мәслихәт.

Шоколад шифа бирә (2)

Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм артык күп кулланмаска гына кирәк.

22 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.49 сәгатьтә калка, 16.12 сәгатьтә бата. 4 сәгать 36 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 6.59 сәгать.

1 нче көн - иҗади һәм уңышлы, айлык план төзү зарур, баш аеруча шәп эшли. 2 нче көндә нинди дә булса эш циклын башлау уңыш китерә. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хуплана. Саранлык һәм күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит килеп чыгарга мөмкин. Бавырны, кан басымын дәвалау нәтиҗә бирми. Нерв, сулыш системасы авыруларын, тотлыгуны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Вак-төяккә үпкәләмәскә кирәк.

Кытай кагыйдәләре

Борынгы кытай табибләре һәрвакыт сәламәт, озак вакыт яшь һәм чибәр булуның алтын кагыйдәләрен язып калдырган. Менә алар: биткә ешрак массаж ясарга кирәк; чәчне ешрак тарау зарур; аскы һәм өске тешләр һәрвакыт бер-берсенә тиеп торсын; авыз гел ябык булсын; авызда һәрвакыт төкерек булсын; сулышның җиңел булуы шарт; йөрәк тыныч тибәргә тиеш; акыл һәм хәтер уяу булсын; арканы төз, туры йөртергә кирәк; эчне сыйпаштыргалап алу файдалы; күп сүз - юк сүз, аз сөйләргә өйрәнү мөһим; тән тиресе дымлы, майлы булсын; ешрак киерелү файдалы - сеңерләр гел тартылып - сузылып торсын, чөнки алар аша яшәү энергиясе ага.

23 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.39 сәгатьтә калка, 17.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Аралашканда итагатьле булу сорала. Тамак, колак, калкансыман биз зәгыйфь, эндокринологка күренергә кирәк. Теш, күз, ревматизм, артритны дәвалау нәтиҗә бирмәячәк, талак, тезләргә операция ясатмау хәерле. Ашказанын, бронхларны, иммун системасын, борын авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Тимергә бай ризыклар ашау файдалы.

Пешкән суган шикәрне киметә

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормальләшкәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

24 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.19 сәгатьтә калка, 18.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һәртөрле аралашу, күмәк эш бүген авыр кичерелә. Йогышлы авыру эләктерү ихтималы бар. Аеруча тамак һәм тавыш ярылары зәгыйфь. Балтырга, үт куыгына операция ясатырга, аллергияне һәм гормональ чирләрне дәваларга, ач торырга ярамый. Аркага, йөрәк, күзләргә операция ясату уңай нәтиҗә бирә. Баш авыртуын төрле үләннәр белән дәвалау файдалы. Дарулар начар тәэсир итә.

Кычкырма!

Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш исә баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә икән.

25 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.53 сәгатьтә калка, 20.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һәртөрле яңалыкка омтылу хас. Башланган һәр эшне ахырына җиткерергә кирәк. Ашказаны -эчәк тракты авырулары кискенләшү тискәре эмоцияләрнең артык күп булуын күрсәтә. Физиотерапия, төрле майлар кулланып массаж ясату, мунча керү файдалы. Бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь.

26 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.21 сәгатьтә калка, 21.25 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Көннең энергетикасы үпкәләрнең өске өлешендә туплана, шунлыктан сулыш юлларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Баш тиресе, лимфа төеннәре зәгыйфь. Аяк табаннарына операция ясатырга, панкреатитны, психика авыруларын дәваларга, теш алдырырга ярамый. Салкын тию ихтималы арта.

Баллы прәннек

Яртышар стакан шикәр, йөзем, төелгән чикләвек, үсемлек мае, 1 стакан су, 5 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы какао, 1,5-2 стакан он, 1 пакет камыркүперткеч, берәр чеметем дарчин һәм кориандр кирәк. Тирән савытка шикәр, су, май һәм бал салып, бераз җылыталар, болгаталар, шуңа какаога кушылган дарчин белән кориандрны өстәп, яхшылап туглыйлар. Чикләвек, йөзем, камыркүперткеч белән он өстәп, каймак куелыгындагы камыр туглыйлар, аны майланган формага агызып, 160 градуслы газ мичендә 30 минут пешерәләр. Әзер прәннек өстенә джем, варенье яки куертылган сөт сыларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев