Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

“ПРЕЗИДЕНТ” ИСЕМЕННӘН БАШ ТАРТМЫЙК

Халык үзе хәл итсен Йөрәк елый. Әмма, юктыр чара: инде карап торган соңгы өметләрнең берсе - Татарстан Республикасының кәгазьдә генә булса да сакланган суверенлыгының гаранты - Президент институтыннан да мәхрүм итәләрме. 2014 елның 23 декабрендә Русия Дәүләт Думасы ТРның үз ирке белән президент атамасыннан баш тартмавына җавап итеп, 2016 елның...

Халык үзе хәл итсен

Йөрәк елый. Әмма, юктыр чара: инде карап торган соңгы өметләрнең берсе - Татарстан Республикасының кәгазьдә генә булса да сакланган суверенлыгының гаранты - Президент институтыннан да мәхрүм итәләрме. 2014 елның 23 декабрендә Русия Дәүләт Думасы ТРның үз ирке белән президент атамасыннан баш тартмавына җавап итеп, 2016 елның 1 гыйнварыннан аны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Шул чагында, Татарстан язмышына битараф түгеллеген күрсәтү өчен генә булса да, республикадан әлеге югары органга сайланган бер генә депутатның да каршы тавыш бирмәвен (һичьюгы "битараф" дип) күреп тә елый ул йөрәк.

Узган елның август ахырында РФ Президенты Владимир Путин Селигерда яшь галимнәр һәм студентлар белән очрашуы вакытында Казаннан килгән бер аспирантның "Татарстанда президент атамасы калдырылуга ничек карыйсыз?" дигән соравына, "Анысы республика халкының үз эше", дип җаваплаган иде. Президент кадәр Президент аны сүз уйнату, "бәйләнмәгез әле миңа юк-бар белән", дип туры җаваптан качу өчен генә әйтмәгәндер бит инде? Дәүләт Думасы да илнең "беренче" кешесенең җавабын ишетми калмагандыр. Уң кулның нәрсә эшләвен сулы белми кебегрәк килеп чыга түгелме соң?

Мондый форсат тагын кайчан туар?

Татарстан парламенты 1990 елның 30 августында дәүләт суверенлыгы, янә 10 айдан республика Президенты посты (Русиядән алдарак!) булдыру турында карар кабул иткәннән соң дистә ел чамасы вакыт үткәч, ТР законнарын РФ Конституциясенә тәңгәлләштерү башланып китте. Һәм инде 2015 елга милли республикаларның җисемнәре генә түгел, исемнәре үк юкка чыгу куркынычы туды (хәтерләсәгез, Федерация Советы Рәисе В.Матвиенко 2013 елның февралендә Казанга визиты вакытында парламент мөнбәреннән 2015 елга бернинди милли республикалар, край һәм өлкәләр калмаячак, төбәкләрне эреләндерәчәкбез дип белдергән иде. Бәхеткә диикме, Кырымны Русиягә кушу, күрше Украинадагы Донецки һәм Лугански өлкәләрен анда яшәүчеләрнең республика дип йөртүләре унитарлаштыру шаукымыннан вакытлыча булса да йолып калды). Бусы вакыт эшедер инде аның. Әнә ич, иң башлап Чечня лидеры Рамзан Кадыйров президент статусыннан үз "теләге" белән баш тартты (чеченнарга, татарлардан аермалы буларак, урыслар арасында эреп югалу куркынычы янамый), һәм аның үрнәгенә Мордовия, Удмуртия, Чуашия, Башкортстан һ.б.ларның әйдәкләре ияреп гап-гади "глава" булып калды. Глава - президент түгел шул инде, чынлыкта, премьер гына. Премьерның портфеле аңа күчә һәм ул ике вазифаны башкарса да, аның утырган "тәхете" күпкә түбәнәя. Ул инде чит мәмләкәтләргә сәфәр кылса да, башка президентлар белән турыдан-туры килешүләр төзи алмый. Чөнки аның моңа вәкаләте юк. Мантыйк буенча фикер йөрткәндә, республика атамасын, төбәкләрне эреләндереп федераль округка үзгәртүгә (яисә башка төрле исем) бер генә адым кала. Иң югары хакимият эшелонындагыларның әзерлекне алдан күрүләре аермачык.

Милли хәрәкәтнең чишмә башында торучыларның берсе буларак, президент һәм Татарстан Республикасы атамаларын саклап калуга өметемне өзмим әле мин. РФ һәм ТР Конституцияләре буенча да республика халкының әлеге атрибутларны саклап калуы яисә аннан баш тартуы тулысынча алар ихтыярында дип беләм. Ә Дәүләт Думасының, эткә сөяк ыргыткандай, Татарстаныбызны 2016 елга кадәр президентлы итеп яшәтүе һәм сәгать уклары төнге сәгать уникене узганнан соң бу "өстенлектән" дә мәхрүм итүе республика халкының теләк-ихтыярыннан тыш эшләнә булыр. Мин бу сүзләремне коры җирлеккә нигезләнеп түгел, ә Алабуга шәһәр һәм район җирлегендә (беркадәр башка төбәкләрдә дә, әлбәттә) халыкның ТРда Президент институтын саклап калуга мөнәсәбәтен ачыклау йөзеннән имзалар җыю хәрәкәтен оештыручы буларак та яхшы беләм. Уңай җавабы алынган 900ләп кешенең имзалы кәгазьләрен ТР Дәүләт Советының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә ноябрь ахырында тапшырдык. Парламент Рәисе Ф.Мөхәммәтшин исеменә юлланган татар телендәге мөрәҗәгатькә бүлек мөдире Илнур Бәдретдиновтан "принять к сведению" дигән җавап алдым. Кем әйтмешли, ярый инде, чүп савытына ташламыйча, дәүләт төзелеше комитетындагы кайсыдыр бер чиновникның эш өстәле тартмасына салып куюларына да рәхмәт. Киләчәктә, бәлки, бер кирәге чыгар.

Бердәмлектә - көч!

В.Путин Селигерда очрашуы вакытында ТР Президентына кагылышлы мәгълүм фразасын әйткәннән соң, күпләрдә бу мәсьәлә болай да уңай хәл ителде бит инде дигән фикер туды. Имзалар туплый башлавыма 3 атналап кына вакыт узган иде, һәм мин әлеге гыйбарәнең "файдалы" тәэсирен ачык сиздем - бериш сүзем сыярдай кешеләргә калдырган кәгазьләремне "чиста" килеш алдым. Заманында милләт гамен, аның киләчәген кайгырткан Чаллыдагы милләтче танышларыма Президент институтын яклап хәрәкәт җәелдерергә тәкъдим итүемә: "Иң авыр вакытларда без аларны күп якладык, хәзер үзләрен үзләре кайгыртсыннар инде", дигәнрәк җавап алдым. Яхшы фал түгел бу. Таркаулыгыбыз куркыныч чиккә якынлаша түгелме? Чынлыкта бит Президентның Шакировмы, Закировмы яисә Миңнехановмы булуы мөһим түгел, аның республика мәнфәгатен кайгыртып, татар милләтен дөнья халыклары дәрәҗәсендә танытуы, яшәтүе мөһим.

Күңелгә тигән тагын бер нәрсә - ТР парламентының республика лидерын Мәскәү алдында бары тик президент итеп кенә тануларын таләп итмәве. Әгәр халык кадимнәре чирек гасырлап республикада эшләп килгән Президент институтының бары тик уңай үзгәрешләргә генә китерүен (аны бөтен дөнья таный) дәлилләсәләр һәм өстәвенә тиешле вакытында култамгалар җыю кампаниясенә булышлык та күрсәтсәләр, мондый "форс-мажор" хәл-халәте килеп тә чыкмас иде. Иманым камил, инсаниятнең иң зур күпчелеге Дәүләт Думасы Татарстан халкына Яңа ел алдыннан ясаган "бүләк"не чәйнәп йотарга әзер түгел. КПСС заманнарында "народ и партия едины", дигән бик тә мәгънәле гыйбарә бар иде. Дәүләт башындагыларга кайчагында моның асыл мәгънәсенә таянып эш итү җитеп бетми кебек. Ничек кенә булмасын, РФ Дәүләт Думасының карары ул әле республика язмышын үзгәртүгә кагылышлы бердәнбер дөрес вердикт түгел, без РФ Конституциясенә нигезләнгән демократик илдә яшибез һәм, шунлыктан, Татарстан Президенты исеменә соңгы сүзне бары тик анда яшәүчеләр генә әйтергә хаклы!

Фирдәвес ХУҖИН.
Алабуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев