ҖЫР АНЫ ҮЛЕМСЕЗ ИТТЕ...
СССРның халык артисты Азат Аббасовны сәхнәдә күргән җырчы, музыкант, композиторлар да, гап-гади музыка сөючеләр дә аның тавышының матурлыгын, берәүнекенә дә охшамаган үзгә бер башкару манерасын, артистлык осталыгын һәм зыялылыгын аерып әйтә. "Артистның мәдәниятле булу-булмавы сәхнәдә ачык күренә", - дия торган булган җырчы үзе дә. Музыкаль спектакльләр сөючеләрне артист А.Аббасовның төс-кыяфәте...
СССРның халык артисты Азат Аббасовны сәхнәдә күргән җырчы, музыкант, композиторлар да, гап-гади музыка сөючеләр дә аның тавышының матурлыгын, берәүнекенә дә охшамаган үзгә бер башкару манерасын, артистлык осталыгын һәм зыялылыгын аерып әйтә. "Артистның мәдәниятле булу-булмавы сәхнәдә ачык күренә", - дия торган булган җырчы үзе дә. Музыкаль спектакльләр сөючеләрне артист А.Аббасовның төс-кыяфәте дә - озын, төз буй-сыны, чибәрлеге, күп образларына, хәтта драматик образларына хас йомшак лиризмы да битараф калдырмагандыр. "Актер каһарман-шагыйрь Муса Җәлил образын нык ихтыярлы, курку белмәс шәхес итеп сурәтли, шул ук вакытта аның башкаруында Муса гаҗәеп йомшак, нечкә күңелле һәм бик мөлаем", - дип яздылар матбугатта Н.Җиһановның "Җәлил" операсы турында.
Музыка белгечләрен һаман да мәшһүр җырчы Азат Аббасов репертуарының киңлеге һәм төрлелеге шаккатыра (ул башкарган рольләр, партияләр 100гә якын). Җ. Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясендә ул Галимҗан, З.Исмәгыйлевнең "Кодача"сында Басыр, Р.Гобәйдуллин, С.Садыйкованың "Мәхәббәт турында җыр" спектаклендә Шәүкәт, Ә.Бакировның "Тальян моңы" спектаклендә Алмаз, И.Штраусның "Летучая мышь" опереттасында Альфред, Р.Гаджиевнең "Ромео - мой сосед" опереттасында Алик, Ф.Лоуның "Моя прекрасная леди" мюзиклында Хиггинс рольләрен башкара. Һәм, әлбәттә инде, ул төрле чорларда, төрле ил композиторлары тарафыннан иҗат ителгән операларда төрледән-төрле партияләрдә чыгыш ясый. А.Даргомыжскийның "Русалка" спектаклендә Кенәз, Дж.Вердинең "Травиата"сында Альфред, Ш. Гуноның "Фауст" операсында Фауст, Д.Шостаковичның "Катерина Измайлова" спектаклендә Сергей, М.Мусоргскийның "Борис Годунов" операсында Самозванец, Шуйский, Н.Җиһановның "Җәлил", "Алтынчәч" операларында Җәлил һәм Җик һ.б. күп кенә опера, спектакльләрдә төп партияләр башкара. К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшевнең "Зәңгәр шәл" спектаклендә Булат ролен башкарыр өчен танылган артист Азат Аббасовны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакыралар һәм 1957 елдан алып 1962 елга кадәр аны бу рольдә алыштырырлык артист булмый, бер үк вакытта ул төп эше - опера театрында иҗат итүен дәвам итә.
Әйтергә кирәк, мондый төрле рольләр һәм партияләрне башкару һәр артистның да хәленнән килми. Кемгәдер оперетталарда җырлау бөтенләй килешми, ә кайберәүләрне хәзерге заман композиторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күз алдына китерүе кыен. "Оперетта - опера җырчысы өчен бик зур мәктәп ул", - дия торган булган "җиңел җанр" турында җырчы А.Аббасов. Бу сүзләр җырлау сәләте турында да әйтелгәндер, мөгаен, чөнки А.Аббасовка үзенең тенор тавышына хас булмаган партияләрне, әйтик, баритон тавышка язылганнарны да (К.Листовның "Севастопольский вальс"ында Аверин, Д.Модуньоның "Черный дракон"ында Ринальдо, Дж.Кернның "Цветок Миссисипи" спектаклендә Гайлорд) башкарырга туры килгән. Өстәвенә, опереттада артисттан үзгә сәхнә хәрәкәте, бию таләп ителә.
Җырчының үзенең әйтүенә караганда, операда иң яраткан партияләре - Ж.Бизенең "Искатели жемчуга" операсында Надир, Дж.Пуччининың "Тоска"сында Каварадосси, Дж.Вердинең "Бал-маскарад" спектаклендә Ричард.
Шунысы әһәмиятле, халыкка танылса да, артист А.Аббасовның уңышлардан башы әйләнмәде, шуңа күрә ул төп партияләрдә дә чыгыш ясый, икенче пландагы рольләрне дә теләп башкара. "Эшнең күп булуы - бәхет ул. Җырламау - җырчы өчен үлемгә тиң", - дип әйтә торган булган җырчы үзе.
Шунысы кызык, җырчы А.Аббасовның сәнгатьтәге юлы туры гына булмый: Казан авиация техникумын тәмамлаганнан соң ул Казан вертолет заводында конструктор булып эшли, аннары 1944 елда гаилә дусты композитор С.Сәйдәшевнең киңәшен тотып Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга керә. Анда көчле мөгаллимнәрдә уку, Мәскәүнең мәдәни мохитендә кайнап яшәү нәтиҗәсендә бик югары әзерлекле җырчы, музыкантлар калыплаша (А.Аббасов К.Игумнов, А.Гольденвейзер, Поль Робсон чыгышларын тыңлап үзенең осталыгын чарлый).
Җырчы А.Аббасов концертларда да еш чыгыш ясый. Җырларны сайлауда да ул бик таләпчән була. Ул башка җырчылар кебек үк татар композиторлары җырларын һәм романсларын башкара, әмма кайберәүләрдән аермалы буларак тавышына туры килгәннәрен, күңеленә якын булганнарын гына сайлый. Композиторлар Р.Яхин, И.Шәмсетдинов, Җ.Фәйзи, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов, М.Яруллин әсәрләре шундыйлардан. А.Аббасов беренчеләрдән булып Җ.Фәйзинең "Газинур турында җыр", "Зоя турында җыр"ларын, З.Хәбибуллинның "Дуслык җыры"н һ.б. башкара. Ә менә татар халык җырлары аның репертуарында юк диярлек. "Халык җырларын башкару өчен академик булмаган, бүтән төрле башкару өслүбе кирәк, ә ул балачактан тәрбияләнә", - дия торган булган бу җәһәттән җырчы А.Аббасов.
Артист А.Аббасов берничә тапкыр Мәскәүдә мәдәният һәм сәнгать декадаларында катнаша, нефтьчеләр, шахтерлар, төзүчеләр, КамАЗ эшчеләре алдында даими рәвештә чыгыш ясау да аңа һәм татар, һәм урыс тамашачысы арасында танылу китерә.
Мәшһүр артист Азат Аббасов иҗтимагый эшкә дә вакыт таба. Театрның профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана, театрның, радиокомитетның, филармониянең сәнгать советлары әгъзасы була. Бөтенрусия театр җәмгыятенең (хәзерге Театр әһелләре берлеге) рәис урынбасары булып эшли, Үзәк Бөтенрусия театр җәмгыятендә (хәзерге Русия Федерациясе Театр әһелләре берлеге) идарә әгъзасы буларак та җәмәгать эшләрендә катнаша.
Зур талант, хезмәт сөючәнлек, профессиягә тугрылык опера җырчысы Азат Зиннәт улы Аббасовка берничә буын музыка сөючеләрнең, профессиональ җырчы, музыкантларның ихтирамына ирешергә, абруй казанырга ярдәм итә. Ә 19 гыйнварда мәшһүр опера башкаручысы А.Аббасовның 90 нчы туган көне иде.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Спектакльләрдән күренешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев