Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ: ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КЫЯМӘТ КӨНЕ
Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләребез, хәмедләребез, сәламнәребез булсын иде. Аның илчесе, безгә рәхмәт итеп җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре ирешсә иде.
Газиз дин кардәшләрем, соңгы вакытта гәзит-журналларда, телевизорда, радиода дөнья бетү турында күп яздылар, сөйләделәр. Күпләр бу мәсьәләгә үз акылларын югалтканнар сыман карады. Берәүләр, Кыямәт көненнән котылабыз, дип, Франциядәге...