Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

17 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 20.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.10 сәгать. Һәртөрле яңалыкка омтылу көчәя. Сәфәр чыгу өчен яхшы вакыт. Өйдә утырмагыз, күп кеше җыелган урыннарда булырга тырышыгыз. Башлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерегез....

17 ноябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.54 сәгатьтә калка, 20.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.10 сәгать.

Һәртөрле яңалыкка омтылу көчәя. Сәфәр чыгу өчен яхшы вакыт. Өйдә утырмагыз, күп кеше җыелган урыннарда булырга тырышыгыз. Башлаган эшегезне ахырына кадәр җиткерегез. Ач торырга, аралашуны чикләргә ярамый. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшергә мөмкин. Умыртка баганасы, буыннар зәгыйфь, ревматизм көчәю ихтималы бар. Ай Кәҗәмөгездә чакта умырткалык, тез буыннарына операция ясатырга, теш дәвалатырга ярамый.

Эч кипкәндә - күрәгә

10ар данә күрәгә һәм караҗимешне ваклап турап, пыяла савытка салалар, өстенә 1 стакан кайнар су агызып, яхшылап томалыйлар. 2 сәгать төнәтәләр. Бал яки шикәр өстәргә дә була. Көненә 2-3 стакан эчәргә мөмкин. Яки 10ар данә күрәгә, караҗимеш, инжирне иттарткычтан чыгарып, сүрән утта бераз пешереп алалар да, әз-әзләп көн буена ашыйлар.

18 ноябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.29 сәгатьтә калка, 21.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.

Сизгерлек арта. Аралашу күңелгә ятышлы. Арып-талганчы эшләмәгез. Үпкә һәм бронхлар зәгыйфь. Бүген якыннарыгыз турында кайгырту, әйләнә-тирәдәгеләргә игелек эшләү яхшы. Ай Сукоярда чакта балтыр һәм тубык сөякләренә операция ясатырга ярамый. Чыныгу әйбәт. Алкоголь һәм йокы даруы кулланмау хәерлерәк. Көчле дарулар һәм каһвәдән аллергия башланырга мөмкин.

Грипптан лимон саклый

Гриппны кисәтү өчен, 2 лимонның төшләрен алып, кабыгы белән вак угычтан уалар, издерелгән ике бүлем сарымсак, 1 литр кайнар су кушып, ярты көн төнәтәләр, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар. Көз башлап, яз ахырына кадәр эчү зыян итмәс.

19 ноябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.56 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.03 сәгать.

Бүген юк-бар эш белән шөгыльләнмәскә, гайбәт сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Үпкәләр зәгыйфь, шунлыктан иң шәп табиб - саф һава. Нарат, бәкам, лаванда исе тынычлап йокыга китәргә булыша. Салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Сихәтле чәй

Ай Сукоярда чакта ашкайнату системасы аеруча игътибар сорый. Бу көннәрдә мондый чәй эчү файдалы, ул ашказаны эшен җайга сала. 1әр өлеш кылыч үлән, тузганак, валерьян тамырлары, 2шәр өлеш бөтнек, кычыткан яфрагы, 1 өлеш эт шомырты (крушина) кайрысын кушып, 2 аш кашыгы җыелманы 2 стакан кайнаган суга салалар, 10 минут кайнатып, марля аша сөзәләр. Иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр.

20 ноябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.18 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.

Ут белән шаярмагыз. Эш-гамәлләрегездә эчке тавышыгызга, интуициягә таяныгыз. Ризык җиңел үзләштерелүчән булсын. Ашказаны, буыннар, сөякләр зәгыйфь. Салкын тию ихтималы зур, колак авыртырга мөмкин. Лимон, бәбрия исе тынычландыра.

Сөтле суган

Салкын тигәндә, грипп булганда, 1-2 баш суганны угычтан уып, өстенә ярты литр кайнап торган сөт салалар, җылы урында 20-30 минут төнәтәләр. Шул төнәтмәнең яртысын кайнар килеш төнгә каршы, яртысын иртән эчәләр. Дәва курсы - 3-4 көн.

21 ноябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.36 сәгатьтә калка, 0.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Хыянәт, алдашу, агуланулар белән бәйле. Уй-фикерләрне контрольдә тотып, үзебезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Ялгыз калып үткәннәр турында уйлану яхшы. Әрем, кычыткан, артыш исе файдалы. Ай Балыкларда чакта аякларга операция ясатырга ярамый.

Тал кайрысы канны сыегайта

Кан тамырлары варикоз киңәйгәндә, тал кайрысы төнәтмәсе белән дәвалану файдалы, ул канны сыегайта һәм ялкынсынуны баса. 1 аш кашыгы вакланган тал кайрысын ярты литр кайнар суга салалар, ул савытны сулы зуррак кәстрүлгә утыртып, 30 минут кайнаталар, суытып сөзәләр, 2 атна буе көненә 2 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Аяклар сызласа, лимон телемнәрен авырткан кан тамырларына тезәләр, өстеннән компресс кәгазе, аннары бинт белән урыйлар. Көн дәвамында лимонлы компрессны берничә тапкыр алыштырырга була, кайвакыт исә авырту 1 тапкырдан соң ук басыла.

22 ноябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 1.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел-ыру, гаилә белән бәйле көн. Ял итү, үткәннәрне искә төшерү өчен иң яхшы вакыт. Һәрнәрсәдә сизгерлек күрсәтегез. Күкрәк читлеге зәгыйфь. Күбрәк сыеклык эчү, парлы мунча керү файдалы.

Аяк ярылганда

500 г вакланган имән кайрысын 3-4 л суда 30 минут кайнаталар, шулкадәр үк су кушып, аякларны тыгып утыралар, яки компресс куялар. 30 г каз үләнен (лапчатка) ярты литр суда пешереп, яки 50 г вакланган үләнне 500 мл зәйтүн маенда 20 көн буе төнәтеп, аяктагы ярыкларга сөртәләр. Яисә тырнакгөл төнәтмәсе белән дәваланалар.

23 ноябрь (җомга). Мөхәррәм аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.10 сәгатьтә калка, 2.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.49 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәр эштә игътибарлы булып, ахырына кадәр җиткерегез. Бу тәүлекнең энергетикасы бик куәтле, кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Кисә-чәнчи торган эш кораллары белән саграк булу сорала. Умырткалыкны сакларга кирәк.

Прәннек торты

1 кг шоколадлы прәннек, 1 л каймак (майлылыгы 25 проценттан ким булмасын), 4-5 банан, 0,5 стакан шикәр, 3-4 аш кашыгы какао кирәк. Каймак, шикәр һәм какаоны миксер белән туглап күпертәләр. Прәннекне аркылыга өчкә бүләләр, бананны түгәрәкләп турыйлар. Яссы зур савытка бер катлам прәннек җәеп, буш урыннарны прәннек вагы белән тутыралар. Каймаклы крем сылап, банан катламын җәяләр, аннары тагын крем, прәннек, крем, банан - беткәнче катламлап өяләр. Иң өскә прәннек җәеп, крем сылыйлар, прәннек вагы сибәләр. 1 тәүлеккә суыткычка куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев