Зур корабка – киң диңгез
Әлеге талантлы скульптор миңа 14 яшеннән бирле таныш. 14 яшендә ул Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга керде һәм… бик тиз арада яшьтәшләреннән аерылып, үз иҗат үҗәтлеген һәм булганлыгын күрсәтә дә башлады. Булганлык дигәндә, бу сыйфат аңа әтисе Әлтаф Гыйният улыннан күчкән. «Мин Казахстанның Җамбул шәһәрендә...
Әлеге талантлы скульптор миңа 14 яшеннән бирле таныш. 14 яшендә ул Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга керде һәм… бик тиз арада яшьтәшләреннән аерылып, үз иҗат үҗәтлеген һәм булганлыгын күрсәтә дә башлады. Булганлык дигәндә, бу сыйфат аңа әтисе Әлтаф Гыйният улыннан күчкән. «Мин Казахстанның Җамбул шәһәрендә тудым һәм анда җиденче класска кадәр белем алганда, шәхси сынлы сәнгать мәктәбенә дә йөрдем. Без әлеге мәктәптә ике генә бала укыдык, рәсем һәм сыннар ясарга өйрәндек. Балтачка күченеп кайткач, сынлы сәнгать мәктәбенең өч классын ике ел эчендә укып бетердем. Әтием - бар Җамбулга мәгълүм агач әйберләр ясау остасы булганлыктан, балачагымны мин гел аның янында үткәрдем, һәрдаим булыштым. Остаханәдә агачтан кораблар, ягъни күләмле әйберләр ясау белән дә мәшгуль булдым. Үз кулларым белән ясалган һәм беренче тапкыр сатып җибәргән эшем дә агач яхта иде. Бик ошатып, аны классташым сатып алды.
Билгеле, Фәнил Вәлиуллин бу юлны зур тырышлык аша сала. Менә аның В. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалын тәмамлагандагы диплом эшен генә алыйк. «Нудлинг» дип аталучы әлеге эш беренче карашта ук кызыклы композициясе белән үзенә җәлеп итә. «1990 елларда АКШта балык тотуның яңа ысулы барлыкка килә. Ул бүген дә күпләрне җәлеп итә. Чынлыкта исә әлеге балык тоту ысулы - бик борынгы ысул, балык тоту җайланмалары уйлап табылмаган вакытларда ук кулланылган. Нудлинг җәен балыгын ялан куллар белән генә тотып алудан гыйбәрәт. Тирән сулыкларда, үз өннәрендә качып яшәүче, кайвакыт бик көчле һәм бик авыр җәен балыгын тоту өчен нудлинг балык авызына кулын тыгырга һәм аскы теш казнасына туры китереп, эләктереп аны өненнән тартып чыгарырга тиеш, ә балыкның тешләре бик үткен һәм куркыныч, кеше үзен шушы катлаулы хәлгә куеп үзенчәлекле көрәш алып бара, үз холкын ныгыта. Диплом эшем җанлы һәм дөрес килеп чыксын өчен, күчермә булган ир-атны хәтта махсус ясалган җайланмага беркетеп идәннән өскәрәк күтәртергә дә туры килде. Чөнки диплом каһарманы су астындагы гәүдә торышында булырга тиеш иде. Эшемне бәяләүче комиссиягә кергән мөхтәрәм сынчыларның берсе: «Композиция билгеле бер вакытка бәйле түгел. Аны яхшылап ясап бетереп, берәр җиргә урнаштырырга да мөмкин», - дип ассызыклады».
Фәнил диплом эшен үзе дә ошата. Әлегә ул үзле балчыктан ясалган килеш. «Күләме зур булганлыктан аны бронзадан кою турында уйламыйм, югыйсә бик авыр булып чыгачак», - ди сынчы. Укыган чакта ук заказлар белән мәшгуль, төгәл сүзле, җитди һәм һәр эшенә карата үтә дә җаваплы егеткә бүген - 31 яшь. Ул - «Казан-Арт» ширкәте директоры. Фәнил Вәлиуллинның сайты аша аның белән танышкан эшмәкәрләр: «Сез - бик яшь, ә инде никадәр хезмәт куйгансыз, шуңа күрә без сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык», - дип сүз башлыйлар. Мәсәлән, Казанның Чернышевский белән Профсоюзная урамнары кисешкән чатка урнаштырылган «Ышаныч» композициясен «Городская стоматология» җәмгыяте заказы буенча нибары ике ай эчендә эшләгән. Канәгать калган табибләр аны Казан каласына бүләк рәвешендә тәкъдим итеп, үз биналары каршында урнаштырып шатланса, әлеге композиция 2016 елны Казан шәһәренең иң яхшы объекты конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы кече архитектура формасы» номенациясендә җиңеп, Фәнилнең үзен дә сөендергән. Казанның «Таттелеком» бинасы янындагы «Элемтәче»не дә ул нибары бер ай эчендә ясап өлгерткән. Фәнил Әлтаф улына «НовМонолитСтрой» оешмасы Түбән Новгород шәһәре өчен Жюль Вернга багышланган һәйкәл ясарга тәкъдим иткән һәм ул 2015 елны аны шәһәр уртасына урнаштырып та кайткан. (Сүз уңаеннан, әлеге язучыга дөньяда нибары алты-җиде һәйкәл куелган, бу - Россиядә аңа багышланган бердәнбер сын). Һәйкәл үзенчәлекле: менә һава шарына беркетелгән ком салынган капчыкларны чишеп җибәрерләр дә, язучы үзе дә, кәрзингә кергән туристлар да биеклеккә таба юл алыр төсле!
Төрле симпозиумнарга барып кышын - боздан, җәен - комнан, ә Тувада хәтта аю белән балык сынын таштан гәүдәләндереп тәҗрибә туплаган, осталыгын камилләштергән сәләт иясе хәзер нәрсә генә иҗат итми: даруханә өчен гипстан Геракл һәм Венера фигуралары, «Үзгәреш җиле» җыр фестивале статуэткасы, «Годоны көткәндә» спектакле өчен тимер агач рәвешендәге декорацияләр, Тәтештә кырпы балыкка багышланган биш метрлы һәйкәл дә, 2013 ел Универсиадасы символы моделе һәм Конфедерацияләр кубогы символы моделе дә - аның хезмәте. «Кырымда узган «Туран иле» Халыкара симпозиумына барып, Алып сынын ясарга да җитештем. Минем «Алып» торып китәргә җыена. Ул «Туран иле» тәкъдим иткән темаларның берсе белән килеште. Легендалар һәм әкиятләр белән бәйле, кайчандыр Җирдә яшәгән алыплар турында кешеләр хәбәрдар булса да, аларны оныта да башлаган иде, менә шул хакта тагы бер кат искә төшерүне кирәк дип таптым», - ди оста. Фәнил үз иҗатының алга китәчәгенә институт филиалының өченче курсында укыганда ук ышангандыр дип уйлыйм. Чөнки Тукай- Кырлай музееның төп аллеясына аның ике фигуралы - «Былтыр һәм Шүрәле», «Батыр һәм Кисекбаш», «Су анасы һәм малай», «Кәҗә белән Сарык» һәм «Бала белән күбәләк» дип аталган биш композициясе урнаштырылуы инде сынчының осталыгын тану дигән сүз.
«Мәшһүр дирижер Фуат Мансуровның каберенә истәлек тактасы куярга теләгән дуслары һәм туганнары мөрәҗәгать иткәч, Марина Фуат кызы: «Әйе, бу - минем әти!» - дигәнче тырышып ясадым», - ди Фәнил. Гомумән, аңа мемориаль такталарга скульптура портретлары ясау җиңел бирелә. Һәр очракта да портретлардагы шәхесләрнең охшаш килеп чыгуы белән барысы да канәгать кала! Россия Федерациясе Герое М. Әхмәтшин, «Органик синтез» берләшмәсенең беренче директоры В. Лушников, галим, педагог һәм журналист Флорид Әгъзамов, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Айрат Арсланов хөрмәтенә ачылган мемориаль такталардагы скульптура портретлары - шундыйлардан.
- Фәнил әфәнде, Казанда урнаштырылган һәйкәлләр арасында кайсы иң уңышлы, дип саныйсың?
- Татарстанга һәм аның башкаласына нинди һәйкәлләр җитми дип саныйсың?Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев