Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Хәрефләрдән үрә матурлык

Бу иҗат юнәлешенә килүемдә дөньякүләм танылган рәссам-каллиграф Владимир Поповның йогынтысы зур булды. Миңа аның ислам каллиграфиясе юнәлешендәге әсәрләре бер күрүдә үк бик ошады!

«Мин июнь аенда туганмын. Һәм бу айда туучыларның күбесенең сынлы сәнгатькә, әдәбиятка карата игътибарлы булуын искәртә киләм. Билгеле, кечкенәдән үк рәсемнәр ясадым, – диде Роза Хуҗина елмаеп. – Без башта Казахстанның Актау каласында яшәдек, исемдә, иң беренче рәсемнәремне әтинең паспортына ясаган идем. Әтигә паспортын алыштырырга туры килде. Әтием Рәис һәм әнием Рәшидә рәссамлыкка укырга теләвемә һич тә каршы килмәде, мин аларга моның өчен гомер буе рәхмәтле! Соңрак сеңлем Альбина да дизайнер-модельер һөнәрен сайлады. Гаиләбез 1993 елда Балтачка кайтып төпләнгәч, мин башта Балтач сынлы сәнгать мәктәбен, 2008 елда Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын һәм 2012 елда Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамладым. 15 ел дәвамында дизайнер булып эшлим. Үз эшемне ошатам. Эштән буш вакытларымда каллиграфик әсәрләр иҗат итәм. Аларны сыйфатлы төсле кәгазьләргә акрил буяулар белән ясыйм. Бу иҗат юнәлешенә килүемдә дөньякүләм танылган рәссам-каллиграф Владимир Поповның йогынтысы зур булды. Миңа аның ислам каллиграфиясе юнәлешендәге әсәрләре бер күрүдә үк бик ошады! Үземнең дә шундый иҗатта буласым килде. В.Попов быел яңа, саллы китап нәшер итте. Аның бер китап итеп тупланган каллиграфик хезмәтләренә һәрчак сокланып карыйм!

Бүген үземнең дә ике дистәдән артык каллиграфик эшем бар. Алар инде бихисап күргәзмәләрдә дә экспозицияләнде. Эшләрем Яшел Үзән картина галереясында, Мәскәүдәге Рус дәүләт музеенда да саклана. Кайберләре чит дәүләтләрдә дә бар. Хезмәтләремне күпләр ошата. Әсәрләрең хакында фикер белдерелүе, тамашачыларның аларны күрер өчен күргәзмәләргә килүе илһам алып эшне дәвам итү өчен әһәмияткә ия.

Каллиграфик әсәрләрне иҗат иткәндә, күтәренке кәефтә булам, яңа темалар Коръән китабын ачып, сүрәләр укый башлагач туа. Мондый иҗат төгәл булуны, тыныч күңел халәтен таләп итә. Әлбәттә, киләчәктә хаҗ кылып кайтырга иде дигән теләгем дә бар. Насыйп булса, әлеге теләгем дә тормышка ашмый калмас, иншаллаһ!»

Роза Хуҗинаның каллиграфик хезмәтләре Россиянең төрле калаларында узган күргәзмәләрдә дә катнашты. 2021 елда Алматыда Алтын Урдага 750 ел тулу уңаеннан оештырылган онлайн-күргәзмәгә дә куелды.

Роза әле грим буенча рәссам эшенә дә бик теләп алына. Берничә документаль кинофильм төшергәндә, ул грим салучы рәссам буларак катнашты инде. «Минем өчен бар да шатлык – грим да, кием-салым сайлау да... Бәхет мәгъ­нәсе турында сорасалар, аның бер өлеше иҗатта дияр идем. Бар җыйган гыйлемнәрем дә һөнәри һәм тормыш тәҗрибәмне арттыра бара. Сынлы сәнгать төрләре буенча яңа китапларга да игътибар итәм, тәҗрибәле оста буларак, төрле чараларга чакырылып, осталык дәресләре үткәрәм. Ләкин мондый дәресләр өчен вакыт тар. Бу арада йоннан киез әсәрләр иҗат итүгә өстенлек бирә башладым. Былтыр «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, «Шәмаил-арт» фестивале кысаларындагы гарәп каллиграфиясе күргәзмәсенә шундый бер хезмәтем куелган иде, аны да ошатып кабул иттеләр. Быелгы «Шәмаил-арт» фестивале кысаларында ачылган күмәк күргәзмәдә алты каллиграфик әсәрем экспозицияләнә», – дип шатлыгын уртаклашты нәкыш остасы. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев