Ваһапов алмашлары
Татар җыр сәнгатенә ел саен яңалыклар алып килүче Р.Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале төгәлләнде. Конкурска 122 гариза кабул ителгән. Татарстанныкылар белән бергә быел Төмән, Әстерхан, Түбән Новгородтан, Чуашстан, Ульян, Мари Иленнән яшьләр чыгыш ясады. Фестивальне профессиональ бәйге дәрәҗәсенә җиткерешкән даһиебыз Илһам ага Шакировның жюри рәислегеннән китүе белән моңсулык...
Татар җыр сәнгатенә ел саен яңалыклар алып килүче Р.Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале төгәлләнде. Конкурска 122 гариза кабул ителгән. Татарстанныкылар белән бергә быел Төмән, Әстерхан, Түбән Новгородтан, Чуашстан, Ульян, Мари Иленнән яшьләр чыгыш ясады.
Конкурс берничә төрле номинация буенча барган. Халыкчан башкару, ялгыз вокал, вокаль ансамбльләр, эстрада җыры номинацияләре. Яшьләр күбрәк Р.Ваһапов репертуарын өйрәнгән. "Нурия", "Әлфия", "Тәскирә" җырларын бүгенге яшь тамашачы ишетеп тә белми. Конкурсантлар арасында музыка көллияте, консерватория студентлары да, инде татар тамашачысы алдында күп сәхнәләрне иңләп-буйлап йөргән, җыр белән җимертеп акча эшләүче билгеле исемнәр дә бар иде. Мисал өчен, Илнар Миранов "Үзгәреш җиле" проектында катнашты, Айсылу Габдинова эстрада җырчысы буларак карьера юлыннан атлый, Лилиана Ирназарова үзенчәлекле клипларда төшә. Иң яшь катнашучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова әлегә Казанның 16 нчы гимназиясендә 9 нчы сыйныфта укый. Бүгенге көндә консерваториядә белем алучы Ярамир Низаметдинов, Эльвира Авзалова, Илгиз Мөхетдинов, Рафис Сиразиннар да фестиваль лауреатлары булды.
Бүгенге эстрадабыз мөшкел хәлдә булуга карамастан, татар җыр сәнгатен тиешле югарылыктан төшерми саклап килүче остазлар шул җаваплылыкны шәкертләренә тапшыра. Фестивальнең узган елгы лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ранис Габбасов өчесе дә профессор Венера Ганиева классында укый. Быел катнашкан 34 лауреатның Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев