Татар бизәге яңара
Татар дизайны дигәч тә, әбиләребезнең чигелгән алъяпкычлары, челтәрләп бәйләнгән тәрәзә пәрдәләре, нәкышле мендәр тышлыклары, өстәл япмалары, күн читекләребез, уелып бизәлгән агач капкалар күз алдына килә. Кызганыч ки, бәбәй итәкле күлмәкләр, алъяпкычлар бүген сандыкларда тузан җыеп ята. Агач капкаларны күптән инде тимерләр алмаштырды. Күн читекләрне музейда гына күреп була. Сатуда куелганнарының...
Татар дизайны дигәч тә, әбиләребезнең чигелгән алъяпкычлары, челтәрләп бәйләнгән тәрәзә пәрдәләре, нәкышле мендәр тышлыклары, өстәл япмалары, күн читекләребез, уелып бизәлгән агач капкалар күз алдына килә. Кызганыч ки, бәбәй итәкле күлмәкләр, алъяпкычлар бүген сандыкларда тузан җыеп ята. Агач капкаларны күптән инде тимерләр алмаштырды. Күн читекләрне музейда гына күреп була. Сатуда куелганнарының бәясе "тешли". Шулай итеп татар дизайны тормыштан төшеп калды.
"Mardesign" кебек тагын алты-җиде фирма тырышып эшләсә, Казаныбыз, Татарстаныбыз танымаслык булып үзгәрер, милли чәчәкләргә төренер иде, бәлки. Тик Мәрданшиннар фирмасы да очраклы гына барлыкка килгән шул. Айдарның Башкортстандагы Октябрьский шәһәрендә, Ләйсәннең Казаныбызда татар сәнгатенә гашыйк булып үсүләре ата-аналарының тырышлыгы, әлбәттә. Ә менә Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати технологияләр һәм дизайн факультетына укырга кергәч, аларны Ваня - Маня белән кушылып китүдән Ходай саклаган. Юкса, күпме егет-кызларыбыз Мәскәү-Питерларда чит милләт эчендә эреп югалды. Үзебезнекеләр үзебездә калыр, бөтен Идел-Урал буеннан сәләтле яшьләр Казанга тартылыр, дип зур өметләр баглап, Казанда Суриков институтының филиалын ачкан булдык. Елдан-ел ныграк кыса торгач, ниһаять, ул сабын куыгы сыман шартлап юкка чыгу дәрәҗәсенә җитте, ягъни тагын ике елдан аның ишекләрен ачмаска дип шапылдатып ябып куячаклар. Ә Айдар белән Ләйсән кебек, укырга киткән җирләреннән гаилә корып, чит шәһәрдә, ят мохиттә милли хисне бер-берсенә сакларга ярдәм итешкән парлар бик сирәк шул.
"Mardesign" дизайн студиясе Казаныбыздагы татар балалар бакчасы интерьерын бизәде. Татар сайтларына үз йөзләрен табарга ярдәм итә, логотиплар ясый. Алия һәм Искәндәр дип исемләнгән кыз белән егет сурәтендәге смайликлар да милли җанлы Интернет кулланучыларның күңелләренә хуш килде. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев