Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Лирикага гашыйк физик

Йолдыз Мөхәммәдиева турында ул физикмы, әллә лирикмы, дияргә дә белмәссең.

Бер караганда, ул – коеп куйган физик. Белгечлеге буенча физика, математика укытучысы. Бүген Мамадышның мәгариф идарәсендә методист булып эшли. БДИга әзерлекне оештыручы да ул.

Ел саен имтиханда 80 һәм аннан да күбрәк баллар җыйган балаларның саны арта бара. «Сәләтле балалар» проектын да җитәкли. Проект эшләп киткәнче, 2013-2014 уку елларында Мамадыш районында Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк өлешендә нибары 8, республика ярышларында 10 бала җиңү яулаган булса, 2021-2022 уку елларында исә җиңүчеләрнең гомуми саны 117 га җиткән. Моннан тыш район укытучыларын «Ел укытучысы» бәйгесенә әзерли. Үзе дә бертуктамый бәйгеләрдә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күпьеллык эшчәнлеге өчен Йолдыз ханым республика Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медаленә, район башлыгы А.Ивановның күпләгән рәхмәт хатларына, ниһаять, былтыр «Россия Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Җыеп әйткәндә, бөтен Мамадыш районы буенча математика, физика, химия, биология, география фәннәре буенча мәктәп укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрүне  тәэмин итүче кеше ул Й.Мөхәммәдиева. Үзе физик кына түгел, физиклар тәрбияләүче дә. 

Үз эшенә бирелгән физик ничек итеп лирик та була ала икән ул, ә? Йолдыз Сәяф кызының кул һөнәрләренә осталыгы турында әйтүебез.  Бәйли, келәм тукый, чигү чигә. һ.б. Келәм туку технологиясен һәм милли бизәк тарихын өйрәнеп, кабатланмас проектын булдырган. Аның келәмнәренә бөтен интернет челтәрендәгеләр кызыгып карый. Борынгыдан килгән тамбур чигүен дә өйрәнеп, эскәтер, сөлгеләр, өстәл, урын  япмалары бизәкли. 

Әмма физикны да, лирикны да берләштерүче бер сыйфаты бар – ул да булса – мөгаллимлек. Йолдыз ханым Сабан туйларында, Мамадышта үткән «Кирмән җыены»нда, керәшен татарларының «Питрау» бәйрәмендә, удмуртларның «Гырон Быдтон» йоласында теләгән һәркемне келәм тукырга, чигү чигәргә өйрәтә. 

Ни генә эшләсә дә, беренче ул. 2021 һәм 2022 елларда «Питрау»да халык һөнәрчелеге фестивалендә «Иң популяр осталык дәресе» төрендә бүләккә ия булган. Былтыр исә «Ел хатын-кызы» респуб­лика бәйгесенең төбәк өлешендә җиңү яулаган. Һәм Бөтендөнья Татар конгрессының «Татарның мамык мендәрләре» бәйгесендә баш бүләккә лаек булган. 

Менә сиңа физик! Ә бәлки лириктыр?..

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев