Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Кадр артында – табиб

Рөстәм Хәйруллинны күпләр талантлы табиб, төбәкара клиника-диаг­ностика үзәгенең генераль директоры, 120 дән артык фәнни мәкалә һәм бер патент авторы буларак белә. Ә менә аның фоторәссам икәне бик сирәкләргә генә мәгълүмдер.

Наил улы Рөстәм фото белән 13 яшьтән үк шөгыльләнә. «Россия суы» бәйгесендә җиңгән, «Фотопризер» дип исемләнгән халыкара бәйгедә беренчелекне яулаган, Рус география җәмгыятенең төрле проектларында катнашкан. 

Р.Хәйруллинның иҗат эшләрен гап-гади фото дияргә тел әйләнми. Аларда авторның иҗат кешесенә генә хас нечкә күңеле тоемлана. Мәктәп елларында, яшүсмер чакта иҗатның бүтән төрләрен дә якын итүе, әйтик, байтак еллар балчык әвәләве дә, республикабызның баш табибы дәрәҗәсенә ирешсә дә, Рөстәм Наил улының хисле шәхес булуын искәртә. 

Ушу, каратэ, тхэквондо кебек көрәш төрләре белән шөгыльләнүе дә үз-үзен һәм дөнья­ны тирәнрәк аңларга ярдәм иткәндер, мөгаен, чөнки һәркайсының нигезендә фәлсәфә ята. 

Фоторәссам пейзажларны аеруча яратып кадрга ала. Кешенең күңел халәте табигать торышы белән тыгыз бәйләнгән дип саный ул. Пейзажлардагы энергия кешене төшенкелектән дәваларга, күңелендә өмет уятырга мөмкин, ди. 

Бу сәхифәбездә Р.Хәйруллинның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күрсәтелгән кайбер иҗат эшләрен тәкъдим итәбез. Анда авторның 70 ләп фоторәсеме урнаштырылган иде. Һәрберсе зур итеп эшләнгән һәм берсе дә кысага утыртылмаган. Кысалар булмагач, пейзажлардагы елга-күлләр менә-менә тамаша залына агып чыгар кебек. 

Ә бер көнне экспозицияне Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килеп карады.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев