Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Илһамлы сәнгать мәктәбе

«Республикабызның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында кул осталары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Бүген сәхифәбезнең кунагы – Сарманның И.Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбе. Киләсе елга аның ачылуына 60 ел була. Моннан 30 ел элек исә бер бинада рәсем сәнгате һәм музыка мәктәпләре берләштерелә.

Соңгы 15 елда өч йөздән артык балага исәпләнгән матур, якты бинада иҗат итәләр. Аның конференция залында район күләмендәге мәдәни чаралар, танылган якташлар белән очрашулар да уза. Яшь җырчы, музыкантлар шулай итеп шагыйрь, язучыларны, галимнәрне дә үз күзләре белән күреп, белеп үсә. 2019 елда исә сәнгать мәктәбенә РСФСРның халык артисты мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исеме бирелә. Бу уңайдан узган тантанада мәктәп каршында олуг артистыбызның яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин эшләгән бюстын ачалар. Сарман сәнгать мәктәбен төрле елларда Татарстанның халык җырчысы Зөһрә Шәрифуллина, җырчылардан Алсу Хисамиева, Алинә Прокофьева һ.б. тәмамлаган. 

Бүген мәктәптә эшләп килгән «Дуслык», «Шатлык» музыка коллективлары һәм «Умырзая», «Жасмин» бию түгәрәкләре район күләмендәге бәйрәмнәрдә катнашып кына калмый, төрледән-төрле бәйге-фестивальләрдә җиңүләр дә яулап кайта. Алар Рәисебез ярдәме белән икенче тапкыр уздырыла торган «Республикабызның мәдәни башкаласы» конкурсы уңаеннан туган яклары Сарман данын якларга Казаныбызга да килеп китте. Җыр һәм бию төркемнәре өчен костюмнарны исә мәктәптә үк гамәли бизәү сәнгатен укытучы Розалия Шәрәфетдинова олырак яшьтәге балалар белән бергә тегә. Гомумән, кул эшләренә караганда, мәктәптә милли һөнәрләргә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта заманнан артта да калмыйлар, әнә, японнарның соңгы елларда тарала башлаган кинусайга тегү техникасын үзләштергәннәр. Кинусайганы узган гасырның сиксәненче елларында Маэно Такаши исемле кул остасы иске кимонолардан котылу өчен уйлап тапкан, имеш. Аның асылы – такта нигезгә тукыма кисәкләрен беркетеп рәсем иҗат итү. 

Сарман сәнгать мәктәбенә якын тирәдәге авыллардан да килеп укыйлар. «Беренче максатыбыз авыл балаларын курыкмыйча, үзләрен иркен тотарга, фикерләрен кыю белдерергә өйрәтү, – дип укыту серләре белән уртак­лашты мөгаллимәләрнең берсе Эльмира Әскәрова. – Авылларда талантлы балалар күп булса да, бөтенесе киләргә ашкынып тормый, без аларны барлап, укырга килергә кызыктырабыз. Бездә алган белем исә, балалар нинди һөнәр сайлауга карамастан, файдага булачак». Үзе ул моннан утыз еллап элек Сарман кешесенә кияүгә чыгып, Казаннан кайта. Казан кызы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны ничек өйрәнгән булса, бүген шулай балаларны зур дөнья алдында кау­шап калмас өчен күзаллауларын киңәйтергә өйрәтә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

 Рәсемдә: Сарманның И.Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре А.Хәертдинов, Г.Агелтдинова, Э.Әскәрова, Ә.Сәхәбетдинова, Р.Шәрәфетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев