Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Энҗе-мәрҗән калфагым...

Фәнзилә Данданова калфаклары бөтенләй башка, моңа кадәр күргәннәргә охшамаган.

Чистай үзешчәннәренең Казандагы Ленин мәдәният сараенда узган смотр-конкурсында нинди генә хикмәтләр юк иде, әмма барыннан да бигрәк тыйнак кына калфак чигеп утыручы кыз игътибарны җәлеп итте. Дөрес, хәзер калфак чигү белән берәүне дә шаккаттырып булмый, кул осталарыбыз буа буарлык. Ләкин бу кызның калфаклары бөтенләй башка, моңа кадәр күргәннәргә охшамаган. Чигүченең бай күңеле, нечкә зәвыгы ярылып ята. Өстәвенә, калфаклар белән тулган өстәлдә  тамчы бөртеге кебек бер-берсенә охшаган ник ике данә булсын! Аларны нәни генә шедеврлар дисәк тә, һич арттыру булмас. 

Тик чигүчесе Фәнзилә Данданова аз сүзле булып чыкты. Чигәргә махсус өйрәнмәгән, мәдәнияткә бернинди катнашы юк. Калфакларны буш вакытларында күңел булсын өчен генә чигә. Авыл Сабан туйларына алып чыга, сораучы булса, аларга да чигеп бирә. 

– Төп һөнәрең нинди? - дип кызның серен ачмакчы булам. 

– Хисапчы да, пешекче дә булып эшләдем, – ди.

Юк инде, дим үземә эчтән генә, мондый калфакларны гади кеше чигә алмый. Экспозицияне урыйм да, тагын серле кыз янына әйләнеп киләм. 

– Чистайның кайсы авылыннан? – дип сорыйм.

Нарат Елгадан икән. Әһә, минәйтәм, бертуган Закировлар авылы бу. Шамил Закиров байтак еллар Камал театрын җитәкләп, кешелеклеге, ярдәмчеллеге белән артистлар арасында олы хөрмәткә ия булды. Бүген дә гел җылы хисләр белән генә искә алалар. Ринат Закиров Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе буларак бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү өчен күп эшләр эшләде, «Казан» милли мәдәният үзәгенең җитәкчесе вазыйфасында Ленин бабай рухын саклаган бинага милли рух иңдерде. Кызның сорауларга артык хискә бирелмичә, кыска һәм төгәл җавап бирүендә, үз-үзен гади, әмма горур тотышында да бу шәхесләр белән охшашлыгы бар сыман тоела. Бер чишмә суын эчеп үскәнгәдер, күрәсең. Һәр районда шул як кешеләренә генә хас сыйфатлар була бит. 

Кызыксыну артканнан-арта бара. 

– Бу кадәр калфакны кая куеп бетермәк кирәк? – дим аптырагач.

– Соратучылар күп, «Хыял» вокаль ансамбленә калфаклар чигеп бирдем, аны беләсезме икән?

Белмәскә! Чистай районының данлыкны «Хыял»ына Ленин мәдәният сараенда узган смотр-конкурста да бөтен халык шаккатып карады. Шулкадәр чиста тавыш, белмәгән җырлары юк, борынгы җырларны торгызулары үзе бер мәртәбә! Шулай итеп әңгәмәдәшем зур, профессиональ сәхнәләрдә чыгыш ясый торган «Хыял» ансамблен киендерүче, бизәндерүче булып чыкты бит әле. 

Менә сиңа пешекче, менә экономист! Хәзер инде яныннан һич китеп булмый, сорау артыннан сорау бирүне дәвам итәм. Ни кызганыч, кызның вакыты тар булып чыкты, гафу үтенеп, янымнан йөгереп диярлек китеп барды. 

Нәкъ шул вакытта смотр-конкурсның жюрие экспозицияне карап бетереп, тамаша залына кереп китте. Концерт башлана икән. Кәеф кырылды. Хикмәтле калфакларның серен чишмичә китәргә туры киләчәкме инде? Юк, китмим, кызны концерттан соң барыбер тагын бер күрәм, минәйтәм. Аңа кадәр исә тамаша залына кереп торудан башка чара калмады. Сәхнәгә бер-бер артлы коллективлар чыга. Бииләр, җырлыйлар. Ә күңелдән һаман серле калфаклар китми. «Народные узоры» дигән ниндидер бию ансамблен игълан иттеләр. Карап-карыйк соң анысын да, дип битараф кыяфәттә сәхнәгә күз ташлый. Һәм шулвакыт имәнеп киттеп. Бәрәкәлла! Сәхнәдәге биючеләр арасында калфак чигүче кыз да бар. Бии генәме соң? Бөтенесеннән уздырып бии! Ансамбльнең җитәкчесе кем диделәр әле? Рәзит Минһаҗев бугай ялгышмасам. Рәзит. Сәер исем. Актаныш кешесе булса, гаҗәп­ләнмәс идең... Туктале! Казанда бер Рәзит бар иде бит. Казан театр училищесын тәмамласа да, биюче булып китте. Нинди генә биюче әле! Пародияле биюләр остасы. Аеруча шәрык биюләрен оста бии иде. Чын елан тотып сәхнәгә чыгулары һаман да истә. Ул да Чистайдан иде бугай...

Ахыр чиктә очына чыктым бит.  Рәзит дигәннәре, чыннан, да Казанны гына түгел, Татарстанны шаулаткан Рәзит Минһаҗев булып чыкты. Хәзер туган ягына әйләнеп кайткан. Ансамбль җитәкли. Ә калфакчы кызым аның бертуган апасы! Үзе калфак чигә, үзе бии. Димәк, бер гаиләдә – ике талант. Нәкъ Закировлар кебек. 

Әйттем бит, гади генә калфак­лар түгел бу...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев