Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

“ЧАСТУШКА” “КАРАВОН”ДА КУНАК БУЛДЫ

Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" урыс фольклор фестивале булып узды. Анда Русиянең 7 төбәгеннән 150 иҗат коллективы катнашты. Әйтергә кирәк, бу җырлы, биюле әйлән-бәйләнне үткәрү гадәте XVI гасырдан бирле килә. 1988 елда бәйрәм кабат торгызыла. Ә 1993 елда "Каравон" фольклор фестивале статусын ала. Быел ул 21 нче тапкыр үткәрелде. Болында...

Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" урыс фольклор фестивале булып узды. Анда Русиянең 7 төбәгеннән 150 иҗат коллективы катнашты.

Әйтергә кирәк, бу җырлы, биюле әйлән-бәйләнне үткәрү гадәте XVI гасырдан бирле килә. 1988 елда бәйрәм кабат торгызыла. Ә 1993 елда "Каравон" фольклор фестивале статусын ала. Быел ул 21 нче тапкыр үткәрелде. Болында һәрвакыттагыча гамәли бизәү сәнгате әсәрләреннән зур күргәзмә оештырылган иде. Фестиваль музыкаль сәламләүдән башланып китте.

"Каравон"га җыелган халыкны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул үз чыгышында урыс фольклор фестиваленең традицияләрне саклауда, күпмилләтле Татарстаныбызда дустанә рух урнаштыруда мөһим ролен ассызыклап үтте.

"Каравон" фольклор фестивале чын мәгънәсендә мәдәният брэндына әйләнде. Ул елдан-ел киңрәк колач җәя бара, анда катнашучылар һәм кунакларның саны елдан-ел арта", - диде Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Бәйрәмдә Татарстан Президенты Указы нигезендә Никольское авылы мәдәният йорты директоры Светлана Трусова, Казан шәһәрендәге урыс фольклор үзәге директоры Александр Смирнов, Чистай районы мәдәният-ял учреждениеләре үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова һәм районның авылара үзәк китапханәсе директоры Ирина Телешевага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелү турында игълан ителде.

Моннан тыш, Казан урыс фольклор үзәгенә һәм Лаеш районы мәдәният йортына Президентыбыз исеменнән сертификатлар тапшырылды. Никольское авылының быел 25 еллыгын билгеләп үтүче "Каравон" фольклор ансамбле коллективына истәлекле бүләкләр бирелде.

Концертта Татарстан сәнгать коллективларыннан тыш, Геннадий Заволокин исемендәге, Анастасия Заволокина җитәкчелегендәге "Частушка" ансамбле чыгыш ясады.

"Каравон"да спорт ярышлары, театрлаштырылган тамашалар, тәм-томнар сату да оештырылган иде. Соңыннан ул зур әйлән-бәйлән белән тәмамланды.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев